news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов EuroSkills Graz 2021 финалистларын бүләкләде

Республика һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында медальләр саны белән ил төбәкләре арасында беренче урында тора.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында WorldSkills Graz 2021 һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү тантанасы узды.

«Сентябрь ахырында узган EuroSkills чемпионатында Россия гомумкоманда - медаль һәм балл зачетлары нәтиҗәләре буенча беренче урынны алды. Татарстан конкурсантлары ил җыелма командасы җиңүенә зур өлеш кертте. Сезнең тарафтан барлыгы 7 алтын, 4 көмеш, 3 бронза медаль һәм һөнәри осталык өчен 2 медальон яуланды», - диде Рөстәм Миңнеханов тантаналы очрашуда.

Ул республика медальләр саны буенча ил төбәкләре арасында беренче урында торуын искәртте. ТР Президенты залда җыелган ярышларда катнашучыларга, укытучыларга һәм экспертларга чемпионат масштабында Россия Федерациясен һәм Татарстанны лаеклы тәкъдим итүләре өчен рәхмәт белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100