Президентка «Казан-Аэропорт» контроль-үткәрү пунктының яңа башлыгын тәкъдим иттеләр

Андрей Воронцов Саратов, Ульяновск һәм Түбән Новгород өлкәләрендә хәрби хезмәт үткән.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсенең «Идел буе» чик буе контроле отрядының «Казан-Аэропорт» контроль-үткәрү пункты яңа башлыгын тәкъдим иттеләр. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Андрей Воронцов бу постны 2016 елдан бирле биләгән Андрей Афанасьевны алыштырды.

Андрей Воронцов Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Калининград чик буе институтын тәмамлаган, Саратов, Ульяновск һәм Түбән Новгород өлкәләрендә хәрби хезмәт үткән.