Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Expo Dubai 2020 күргәзмәсендә тәкъдим ителгән беренче Россия төбәге булачак
Республика вәкилләре кунакларга Иннополис резидентлары эшчәнлеген, төбәкнең сәнәгать потенциалын, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләрен, экология проектларын, хәләл-индустрияне тәкъдим итәчәк.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдән 31 мартка кадәр Дубайда Expo Dubai 2020 глобаль күргәзмәсе узачак. Быел әлеге чара «Объединяя умы, создавая будущее» темасына багышлана һәм «Тотрыклылык», «Мобильлелек», «Мөмкинлекләр» дигән блокларга бүленә.
Күргәзмәдә Россия тәкъдим иткән беренче төбәк Татарстан Республикасы булачак. Республика стенды ун көн дәвамында ачык була, дип хәбәр итә республиканың Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте.
Агентлыкта сөйләүләренчә, Россия павильонының темасы «Иҗади аң: киләчәкне берләштерү», ул «Мобильлелек» зонасына карый. Татарстан стенды гасырлык традицияләрне һәм көчле инновацияләрне берләштерүне, шул исәптән «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеген һәм халыкара KazanSummit форумын тәкъдим итәчәк.
«Инновацион төбәк булуыбызга да карамастан, без кыйммәтләребезне саклыйбыз, күпгасырлык тарихыбызны хөрмәт итәбез һәм Россиянең югары технологияле төбәге булып калабыз», — дип аңлатты республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Стендның эш көннәрендә республика вәкилләре кунакларга төбәкнең «цифрлы» карашын, Иннополис резидентлары эшчәнлеген, республиканың сәнәгать потенциалын, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләрен, экология проектларын, хәләл-индустрияне тәкъдим итәчәк.
Татарстанның цифрлы икътисадын тәкъдим итүнең беренче көнендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз