Татарстан Президенты V Россия-Сингапур Эшлекле Форумында катнашу өчен Сингапурга килде

Форум 2006 елда оештырыла

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V Россия-Сингапур Эшлекле Форумында катнашуч өчен Сингапур Республикасына килде.
Искәртеп узабыз, Россия-Сингапур Эшлекле Форумы 2006 елда оештырыла һәм Россия, БДБ илләре, Сингапур һәм Азиянең башка дәүләтләре бизнес вәкилләре өчен Азиядәге бердәнбер югары дәрәҗәдәге чарага әверелә. Биредә эшлекле элемтәләр урнаштырыла, Россия һәм Азия төбәгендәге яңа мөмкинлекләр, соңгы икътисади тенденцияләр хакында фикер алышына. Форум үткәрелә башлаганнан алып анда катнашучыларның саны өч тапкыр артты һәм 2009 елда 600 кеше тәшкил итте.
Форумның дүрт көнлек программасында Россия һәм Сингапур бизнесының аеруча актив сегментлары вәкилләрен дә кертеп, 800 дән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Татарстан Республикасы делегациясе составында Россия-Сингапур Эшлекле Форумында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев, “Ак Барс” банкы ААҖ Директорлар советы рәисе Роберт Мусин, “2013 елгы Универсиада дирекциясе” муниципаль унитар предприятиесе директоры Владимир Леонов һәм башкалар катнаша, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.