Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасының өлкән министры белән очрашты

Бүген Сергей Собянин, Сингапурның өлкән министры Го Чок Тонг һәм Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Сингапур арасындагы алдагы хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген V Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында узган очрашу барышында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Сергей Собянин, Сингапур Республикасының өлкән министры Го Чок Тонг, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Сингапур арасындагы алдагы хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Сергей Собянинга Татарстан Республикасында Сингапур белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проектлар хакында сөйләде. Аларга Сингапур белгечләрен җәлеп итеп мәгариф системасын модернизацияләү, “Электрон Хөкүмәт” проектын үстерү, шулай ук IT-тармакны үстерү керә.
Көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов югары дәрәҗәдәге Россия-Сингапур Хөкүмәтара комиссиясе утырышында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.