Алексей Миллер Рөстәм Миңнеханов озатуында Иннополиста булды

Алар иң беренче булып А.С.Попов исемендәге технопаркны карады

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Бүген "Газпром" гавами акционерлык җәмгыяте Идарәсе рәисе Алексей Миллер Татарстан Республикасыга эш сәфәре кысаларында, Иннополис шәһәре һәм университетында булды. 

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән бергә "Газпром" ГАҖ башлыгы Югары Ослан районында урнашкан Иннополис шәһәренә килде.

Алар иң беренче булып А.С.Попов исемендәге технопаркны карады.

Технопаркның холлында Алексей Миллерга шәһәр төзелеше тарихын бәян иттеләр. Иннополис территориясендә университет, вуз кампусы, спорт комплексы, медицина үзәге, янгын депосы, башка социаль объектлар төзелгән.

Аңлатмаларны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, "Иннополис" махсус икътисади зонасы" ААҖ генераль директоры Игорь Носов бирде. Аерым алганда, Игорь Носов МИЗ компания-резидентлары өчен каралган ташламалар һәм өстенлекләр турында сөйләде.

Аннары Алексей Миллер белән Рөстәм Миңнеханов Иннополис университетында булды, аның белән ректоры Александр Тормосов җентекләбрәк таныштырды. Кунаклар уку аудиторияләрен, конференцияәр залын һәм башка биналарны карады.

Моннан тыш, университет холлында Татарстанда урнашкан, продукцияләре  "Газпром" ГАҖ өчен кызыксыну тудырырлык сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсе дә оештырылган иде. Предприятие белгечләре үз продукцияләре һәм аларны кулланудагы өстенлекләр турында сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.