news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты «Татнефтехиминвестхолдинг» Директорлар советы утырышын уздырды

Утырышта берничә инновацион проект каралды.

Татарстан Президенты «Татнефтехиминвестхолдинг» Директорлар советы утырышын уздырды
https://tatarstan.ru

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстанның нефть, газ, химия комплексының база компанияләре өчен беренче яртыеллык финанс нәтиҗәләре буенча рекордлы булды — ярты ел эчендә керем күләме 2016 елдагы кебек үк. Зур тоннажлы химия предприятиеләре максималь табыш, керем һәм салым дәрәҗәсен көтә.

Бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин холдингның Директорлар советы утырышында хәбәр итте. Бүген Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, дип хәбәр итте Президентның матбугат хезмәте.

Шулай ук бүген утырышта берничә инновацион проект каралды. Сәнәгать объектларын демонтажлауга комплекслы якын килүне Екатеринбургның «Реформа» ДСК («Ремонтно-строительная группа» ҖЧҖ) президенты Григорий Фрич тәкъдим итте.

ТР Президенты теманың мөһимлеген билгеләп үтте һәм «Татнефть» — ТАНЕКО нефть эшкәртү заводы төзегәндә калдыкларны утильләштерүне күзәтүе турында сөйләде. «Җитештерү культурасы барлыкка килергә тиеш, шуңа күрә профессионалларны җәлеп итәргә кирәк, — дип ассызыклады ул. — Бу бигрәк тә нефть химиясе комплексын модернизацияләү шартларында мөһим».

«Маэрск Восточная Европа» компаниясенең сатулар буенча директоры Александр Бобраков Татарстаннан нефть химиясе продукциясен контейнерларда чыгарырга тәкъдим итте. Бу предприятиеләргә транспорт чыгымнарын шактый киметергә һәм йөк транзит тизлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Президенты республиканың зур предприятиеләренә «Маэрск» белән эшне җайга салырга кушты. «Татнефть» һәм «Түбән Кама нефтехим» (ТАИФ төркеме) бу өлкәдә хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын белдерделәр.

Мөлкәт һәм инфраструктура объектлары белән идарә итүне цифрлаштыру «Бипиум» ҖЧҖ генераль директоры Виктор Никитин чыгышының темасы булды. Компаниянең баш офисы Казанда урнашкан. «Бипиум», Иннополис резиденты буларак, БДБ базарына чыгарга җыена.

«Программа яхшы, шактый прогрессив һәм уңышлы, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Минемчә, егетләр уйлап табучылар буларак уңышка ирешкәннәр».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100