Татарстанны очкычлар җитештерүче Diamond Aircraft компаниясе белән хезмәттәшлек кызыксындыра

Президент Рөстәм Миңнеханов бүген Хөкүмәт йортында Австриянең Diamond Aircraft корпорациясе генераль директоры Кристиан Дрис белән очрашуда шулай дип белдерде

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). “Безне Татарстанның сәнәгать предприятиеләре базасында Diamond Aircraft белән хезмәттәшлекне үстерү кызыксындыра”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Хөкүмәт йортында Австриянең Diamond Aircraft корпорациясе генераль директоры Кристиан Дрис белән очрашуда шулай дип белдерде. Анда Diamond Aircraft белән “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе” ААҖ арасында хезмәттәшлек мәсьәләсе күтәрелде, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Бу - Diamond Aircraft җитәкчелегенең Татарстанга тәүге сәфәре.
Кристиан Дрис компания, анда җитештерелә торган очкыч төрләре хакында тулы мәгълүмат бирде. Аның хәбәр итүенчә, Diamond Aircraft ның бер очкычы 3 версиядә җыела ала: гражданлык авиациясе өчен, территорияләр буйлап патрульлек итү максаты өчен яисә пилотсыз очкыч рәвешендә. Төрле модельләрне җитештерү заводы Австрия башкаласы Венадан 40 км ераклыкта урнашкан. Очкычларның аерылып торучы үзлеге – экономиялелек. 270 литр ягулык очкычка 2,5 мең километрга кадәр араны узарга мөмкинлек бирә.Тагын шунысы игътибарга лаек - Diamond Aircraft самолетлары композит материаллардан җитештерелә һәм уникаль очу үзлегенә ия.