Рөстәм Миңнеханов Әлмәт һәм Лениногорскига эшлекле сәфәр кыла

Республика башлыгының визит графигы вакыйгаларга бик тә бай

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт һәм Лениногорскига эшлекле сәфәр кыла.
Республика башлыгының визит графигы вакыйгаларга бик тә бай. ТР Президенты матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районына 9 сәгать 20 минутта килеп җитәчәк. Биредә ул “ТАНЕКО” ААҖ объектларын комплектлаштыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә, “Татнефть” ААҖ Директорлар советы утырышында, атаклы Шөгер нефть промыселына нигез салучыларның берсе Р.Миңгәрәевкә барельеф ачуда катнашачак һәм Зеленая Роща авылы мәдәният үзәгендә булачак.
Татарстан башлыгы шулай ук 2004 елда вафат булган СССР нефть сәнәгате министрының элеккеге урынбасары, “Татнефть” берләшмәсе генераль директоры А.Мөхәммәтҗанов истәлегенә куелган барельефны ачыр, ветераннар белән аралашыр һәм Иске Шөгер авылындагы 1 нче скважина белән танышыр дип көтелә.
Лениногорскида исә Рөстәм Миңнеханов “Агропак-Татарстан” ҖЧҖ объектларын, Лениногорски балалар йортын, капиталь ремонттан соң Лениногорски Үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлеген караячак. Моннан тыш, ТР Президенты нефть музее белән танышыр һәм “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясенә старт бирүдә катнашыр, шулай ук шәһәр һәм район активы белән киңәшмә үткәрер дип көтелә.