ТР Президенты Идел буе федераль округы Советы утырышында катнашты

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Самарада муниципалитетларның проблемаларына бәйле эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясады

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Самарада округ Советында муниципалитетларның проблемаларына анализ һәм мониторинг ясау буенча эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясады. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Шулай ук округ Советы утырышында РФ Дәүләт Думасы депутатлары, РФ ФС вәкилләре, федераль министрлыклар вәкилләре, Идел буе шәһәрләре губернаторлары һәм башлыклары, җирле үзидарә өлкәсендә Бөтенроссия округ иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашты. Бу хакта Самара өлкәсе Хөкүмәте матбугат хезмәтенә сылтама биреп, ТР Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.

Утырышны ачканда, Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич билгеләвенчә, әлеге тема турында советта бик күп тапкыр сөйләшүләр булган. “Җирле үзидарә халыкка якын. Кешеләрнең яшәү рәвеше җирле үзидарә органнарының эшчәнлегенә бәйле”, - дип ассызыклады ул.

Тулы вәкаләтле вәкил билгеләвенчә, җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге 131 нче ФЗ белән җайга салына. Нәтиҗәдә, күп кенә проблемалар ачыкланды. Ул, аерым алганда, тиешле күләмдә чыганак базасы булмау, муниципаль берәмлекләрдә бюджет тәэмин ителеше түбән булу, күзәтчелек органнарының чиктән тыш күп тикшерүләре, хезмәт хакының түбән булуы.

Михаил Бабич хәбәр итүенчә, округта әлеге проблеманы хәл итү өчен, җирле үзидарәне үстерү буенча консультатив совет булдырылган.

Кайбер дәүләт вәкаләтләрен урыннарга күчергәндә, муниципалитетларның финанс тәэмин ителеше аерым җитди мәсьәлә булып тора. М.Бабич хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасына җирле үзидарә органнарын үстерү буенча тәкъдимнәр тапшырылган, аларның бер өлеше кабул ителгән норматив актларда урын алган. Тулы вәкаләтле вәкил Идел буе федераль округы Советы утырышында кабул ителгән карарлар да җирле үзидарәне реформалаштыруга нигез булачак, дип ышанычын белдерде.

“Идел буе федераль округы төбәкләрендә җирле үзидарәне үстерү турында” төп доклад белән Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, хәзер округ төбәкләрендә вәкаләтләрне җирле дәрәҗәдән район карамагына күчерү тәҗрибәсе урнашты. “Түбән бюджет тәэмин ителеше, материаль база һәм иң мөһиме - квалификацияле кадрлар булмау вәкаләтләрне район дәрәҗәсенә күчерүнең сәбәбе булып тора”, - дип ассызыклады Н.Меркушкин.

Губернатор түбән бюджет тәэмин ителеше проблемасын чишүне муниципаль дәрәҗәдә актив инвестицион сәясәт уздыру кирәклегендә күрә. Моның өчен инвесторларга ярдәм итү буенча тиешле норматив хокукый база эшләргә кирәк. Николай Меркушкин мисал буларак, Самара өлкәсен китерде. “Төбәктә муниципаль берәмлекләргә субсидияләр бирү тәртибе эшләнелгән. Аларның күләме муниципалитет территроиясендә үз эшен башлаган инвесторлар тарафыннан өлкә бюджетына түләнгән салымнар күләменә туры килә. Проект эшли башлагач, җирле бюджетларга субсидия өч ел дәвамында бирелә. Башка сүзләр белән әйткәндә, барлык салымнар җирле бюджетка кайта”, - дип хәбәр итте губернатор.

Моннан тыш, муниципаль-шәхси партнерлыгы кысаларында шәхси инвестицияләрне җәлеп итү муниципаль берәмлекләрнең инвестицион үсешенең тагын бер формасы булып тора. Шулай ук җирле бюджетларга, аларның социаль-икътисади үсешнең индикатив күрсәткечләрен үтәвен исәпкә алып, субсидияләр бирү тәҗрибәсе җирле үзидарә органнарының финанс хәлен яхшыртырга ярдәм итә ала. Мондый тәҗрибә Самара өлкәсендә инде тормышка ашырыла.

Тагын бер проблема җирле үзидарә органнарының авыл хуҗалыгына билгеләнгән җир участоклары белән идарә итүенә бәйле. Муниципалитетларның межалау проектларын әзерләү һәм кадастр эшләрен уздыру белән бәйле проблемалары бар. Федераль закон буенча әлеге эшләрне 2013 нче елның 1 нче июленә башкарырга кирәк. Монда Николай Меркушкин барлык совет әгъзаларының әлеге срокны озайтырга кирәклеге турыда фикерен җиткерде.

Округның барлык төбәкләренә хас тагын бер мәсьәлә - юл-транспорт инфраструктурасын үстерү һәм яхшырту. Аерым алганда, Самара өлкәсе губернаторы авыл җирлегендә трассалар төзелеше объектларын сайлау критериен үзгәртергә тәкъдим итте. Хәзерге вакытта кимендә 125 кеше яши торган торак пунктларга кадәр асфальт юл салу тәҗрибәсе бар.

“Халыкның санына түгел, ә теге яки бу авылның үсеш динамикасына карарга кирәк. Юллар төзелеше авылның яңаруына импульс бирергә мөмкин”, - дип ышана ул. Моннан тыш, төбәк башлыгы транспорт салымыннан килгән акчаларны җирле бюджетларга юнәлдерергә тәкъдим итте.