Фәрит Мөхәммәтшин Әнкарада Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Актуаль мәсьәләләр буенча комитетының күчмә утырышын уздырды

Утырышта катнашучылар дөнья финанс-икътисад кризисы нәтиҗәләрен җиңеп чыгу шартларында энергия һәм чыганак нәтиҗәлелеге турында сөйләштеләр

 (Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әнкарада комитетның күчмә утырышын уздырды.

Утырышта катнашучылар муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендә дөнья финанс-икътисад кризисы нәтиҗәләрен җиңеп чыгу шартларында энергия һәм чыганак нәтиҗәлелеге проблематикасы, мигрантларның төбәк хезмәт базарларына керү мәсьәләләре, Европада җирле һәм төбәк демократиясенең алдагы үсеш юнәлешләре турында сөйләштеләр. Комитет тарафыннан каралган докладлар, резолюцияләр һәм тәкъдимнәр проектлары Конгрессның 2013 нче елның көзге сессиясенә чыгарылачак.

Утырыш нәтиҗәләрен аңлатканда, Фәрит Мөхәммәтшин: “Без җитди мәсьәләләр турында фикер алыша, комитет алдында торган бурычларны билгели алдык. Һәр катнашучының фикере тыңланды”, - дип билгеләде. Ул Көнчыгыш партнерлык дәүләтләре линиясе буенча хезмәттәшлекнең активлашуы континентта мәдәниятара диалогны активлаштыруга зур өлеш кертә, дип ышанычын белдерде.

Бу көнне кич белән Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Бөек милли җыены Рәисе Джемиль Чичек белән очрашты. Яклар Россия-Төркия партнерлыгы кысаларында сәүдә-икътисад һәм мәдәният өлкәләрендә Татарстан-Төркия багланышы мәсьәләләре турында сөйләштеләр, парламентара элемтәләрне киңәйтү һәм ныгыту перспективаларын карадылар.

Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Бөек милли җыены Рәисенә, уникаль проектны тормышка ашырырга – быел апрель аенда Казан Кремленең “Манеж” күргәзмә залында Төркиянең “Яшерен хәзинә” (“Скрытая сокровищница”) классик сәнгате күргәзмәсен ачарга ярдәм иткән өчен, рәхмәтен белдерде. “Безнең халыклар арасында уртак тарихи язмышларга, мәдәнияткә, дин һәм тел традицияләренә нигезләнгән диалог Төркия Респбуликасының, Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең файдалы социаль-икътисади элемтәләренең, мәдәниятләренең үсешенә һәм аларны саклауга, киләчәктә ышанычны һәм аңлашуны ныгытуга үз өлешен кертә”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Очрашу соңында яклар ел дәвамында Төркиянең Бөек милли җыены һәм ТР Дәүләт Советы арасында алдагы парламентара хезмәттәшлекне үстерү турында яңартылган Меморандумны имзаларга килештеләр.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин Төркия Республикасы башкаласындагы сәфәрен дәвам итте. Ул ТР парламенты башлыгы һәм Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе буларак Европада мәдәни төрлелекне үстерү буенча Халыкара конференциядә катнаша.

Форум ачылышында чыгыш ясаганда, Фәрит Мөхәммәтшин тизләтелгән глобализация шартларында “үзенчәлекнең мөһим нигезе булган мәдәният һәм тел охшашлыгын саклауга, үз традицияләреңне һәм кыйммәтләр системасын саклаганда, чит телдә сөйләшә торган күршеңнең мәдәниятенә карата толерантлы мөнәсәбәт формалаштыру”га аерым әһәмият бирелә, дип ассызыклады.

Дәүләт Советы Рәисе форумда катнашучыларга эшләрендә уңышлар теләде һәм конференция кысаларында әйтелгән барлык фикерләр һәм тәкъдимнәр Актуаль мәсьәләләр буенча комитетның доклады, резолюцияләре һәм тәкъдимнәренең мөһим өлеше булачак, дип ышандырды.

Форум эшчәнлеге секцияләргә бүлеп алып барыла, аларның темалары түземсезлекне пропагандалауга каршы көрәш, мәдәниятара диалог өчен дустанә милләтара һәм конфессияара партнерлык формалаштыруга һәм башка актуаль мәсьәләләргә багышланган, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.