Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Мәскәү өлкәсендәге территориаль идарәсен Татарстан белгече җитәкли

Елена Паткина җитәкче вазыйфасын башкаручы булган

 (Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның ТРдагы территориаль идарәсен җитәкләгән Елена Паткина Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Мәскәү өлкәсендәге территориаль идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы булган. Әлеге мәгълүматны ул “Татар-информ”га раслады.

Исегезгә төшерик, аның катнашында 1 нче июльдә “Татар-информ” МАда матбугат конференциясе була, ММЧ аккредитацияләү дәвам итә, гаризаларны pr@tatar-inform.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Белешмә өчен: Елена Паткина 1967 нче елның 9 нчы сентябрендә Казанда туган. “Социология”, “юриспруденция” белгечлеге буенча В.И.Ленин исемендәге КДУ тәмамлаган. Инглиз телен белә. 2009 нчы елның апреленнән Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның ТРдагы территориаль идарәсен җитәкләгән.