Ф.Мөхәммәтшин Россия һәм ТР төзелгән Шартнамәнең берьеллыгы белән котлады

Парламент башлыгы белдергәнчә, яңа Шартнамәнең аерым нигезнамәләре РФ һәм ТР Хөкүмәтләре арасында Татарстанның барлык табигый ресурсларыннан файдалану буенча ике яклы кил
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы вакытында спикер Фәрит Мөхәммәтшин кичә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы Шартнамәгә ике президентның - Россия Федерациясе Президенты һәм Татарстан Республикасы Президентының имза салуларына нәкъ бер ел тулуын билгеләп үтте.
Спикер сүзләренчә, әлеге Шартнамә 1994 елда төзелгән беренче Шартнамәдәге идеяләрне үстергән. Ул яшь Россия федерализмын төзүдә мөһим буын булып кына калмыйча, Татарстан халыкларын бер-береңә ышану һәм аңлау нигезендә берләштергән милли идеягә әйләнгән.
"Шартнамәнең яңа варианты ил һәм республиканың үсешен исәпкә ала. Һәм Россиянең, күпмилләтле дәүләт берләшмәсе буларак, федерализмны саклау һәм үстерү шартларында гына үсә алуын күрсәтә", - диде парламент башлыгы.
Ф. Мөхәммәтшин белдергәнчә, яңа Шартнамәнең аерым нигезнамәләре РФ һәм ТР Хөкүмәтләре арасында Татарстанның барлык табигый ресурсларыннан файдалану буенча икеяклы килешүләр төзүне күз алдында тота. Алар республиканың нефть табу тармагы үзенчәлекләрен исәпкә ала. Шартнамәдә Татарстанның халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләргә хокукы барлыгы күрсәтелә. Әлеге документта шулай ук ватандашларыбызга милли көнкүрешләрен, мәдәниятләрен һәм телләрен саклап калу өчен дәүләттән ярдәм күрсәтү турында нигезләмә дә бар. "Иң мөһиме – республиканың ике дәүләт теленең статусы (татар һәм рус телләре) расланды", - диде спикер.
Бүген парламент башлыгы 2007 ел Шартнамәсен әзерләгән кешеләргә, иң беренче чиратта ТР Президенты М. Шәймиевкә рәхмәт белдерде. РФнең иң мөһим Законының бер еллыгы белән котлады. "Хәзерге вакытта Шартнамәне тормышка ашыру буенча гамәли эш бара. Без аның илнең федератив якларын алга таба ныгытуга ярдәм итәр, Россия һәм Татарстанның халыкара абруен күтәрер дип ышанабыз", - дип тәмамлады чыгышын спикер.