Дмитрий Медведев Россия яшьләрен “һөнәри бәйрәмнәре” белән котлады

Яшьләр – җәмгыятьнең иң актив өлеше, диелә дәүләт башлыгының котлау сүзендә
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Бүген Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Яшь гражданнарына әлеге бәйрәм белән Россия Президенты Дмитрий Медведев котлады, дип хәбәр итә дәүләт башлыгының матбугат хезмәте.
Кадерле дуслар!
Сезне Яшьләр көне – киләчәккә юнәлгән бәйрәм белән котлыйм. Яшьләр – җәмгыятьнең иң актив һәм иң хәрәкәтчән өлеше, ул үзгәрешләргә тиз ияләшә, яңа белемнәрне тизрәк үзләштерә. Илебезнең прогрессив үсеше күп очракта сезнең максатка омтылышлылык һәм үз Ватаныгызга файда китерергә тырышуыгызга бәйле.
Хәзерге Россиягә кыю, стандарт булмаган карарлар кабул итәргә сәләтле яхшы белемле, инициативалы һәм иҗади кешеләр аеруча кирәк. Дәүләт яшьләр сәясәтенең төп өстенлекләренең берсе – яшьләргә үз потенциалларын ачарга, тормышта лаеклы урыннарын табарга, үзләрен дәүләт һәм җәмгыять эшчәнлегендә, фән һәм мәдәният өлкәсендә күрсәтергә мөмкинлек бирү.
Сезгә уңышлар, алга куйган максатларыгызга ирешүегезне һәм иминлек телим.
РФ Президенты Д.Медведев