Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Хөкүмәте йортында Россия авиатөзелешенә ярдәм итү турында сөйләштеләр
Очрашуда Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары катнашты.
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары Олег Бочаров һәм «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ генераль директоры Юрий Слюсарь белән авиация сәнәгатен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Хөкүмәте йортында узган очрашуда Россия авиатөзелешенә ярдәм итү буенча беренче чираттагы чаралар турында сүз барды.
Моннан тыш, очрашуда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан вице-премьеры — сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов катнашты.
Татарстан Хөкүмәте йортында Россия авиатөзелешенә ярдәм итү турында сөйләштеләр
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз