news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советында «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшырды

«Безнең өчен бу бүләкне алу зур мәртәбә. Депутатлык эшчәнлегенә бәя, шушы бүләк өчен рәхмәт», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советында «Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы турында» Декрет имзалануга 100 ел тулуга багышланган тантаналы утырышта парламентаризм үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

Татарстан Республикасының дәүләтчелеген үстерүгә, социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен, дәүләт бүләге белән республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләнде. «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале, шулай ук, хезмәт ветераннары Евгений Богачевка, Валентина Липужинага, Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиевка тапшырылды.

Евгений Богачев җавап сүзендә үзе эшләгән чорда игътибар, ярдәм күрсәткәннәре өчен Рөстәм Миңнехановка, Минтимер Шәймиевкә, Фәрит Мөхәммәтшинга рәхмәтен җиткерде. Депутат булган елларында Татарстанда хәтта татар районнарында да үзенә карата гел җылы мөнәсәбәт булганын искә алды.

«Безнең өчен бу бүләкне алу зур мәртәбә. Депутатлык эшчәнлегенә бәя, шушы бүләк өчен рәхмәт. Безнең Дәүләт Советы, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, хакимият органнары белән берлектә, киләчәктә дә теләсә нинди бурычларны хәл итүгә сәләтле. Моңа ышана аласыз», — дип тәмамлады Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы утырышны.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100