Минтимер Шәймиев: Декларациянең бәһасе, чыннан да, югары булды

«Декларация кабул ителмәсә, 1991 елда республика Президентын сайлау да, 1992 елда Татарстанның яңа Конституциясен кабул итү дә, 1994 елгы Шартнамә дә булмас иде. 1992 елгы референдум тагын да катлаулырак узган булыр иде…» — дигән Дәүләт Киңәшчесе.

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Декларациянең бәһасе, чыннан да, югары булды, без моны яши-яши ныграк аңладык. Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Ватаным Татарстан» газетасына интервьюда шулай дип белдергән.

«Декларация кабул ителмәсә, 1991 елда республика Президентын сайлау да, 1992 елда Татарстанның яңа Конституциясен кабул итү дә, 1994 елгы Шартнамә дә булмас иде. 1992 елгы референдум тагын да катлаулырак узган булыр иде…» — дигән Минтимер Шәймиев. Ул Декларация кабул иткәч сөйләгән сүзләрен дә искә төшергән. 

«Татарстанның күп милләтле халкы тормышындагы бу мөһим тарихи адымны ясап, без үз өстебезгә олы җаваплылык алдык. Әгәр дә бу — өлгергәнлек факты икән…җиребездә гасырлар дәвамында барлыкка килгән халыклар дуслыгын саклау һәм арттыру өчен без хәзер үк зирәк булырга тиеш. Суверенитетның югары бәһасе менә шундый, кадерле иптәшләр», — дигән булган республиканың беренче Президенты.

Минтимер Шәймиев Дәүләт суверенитеты турындагы Декларациянең максаты, бер яктан, татар милли хәрәкәтен, икенче яктан, нигездә, руслар мәнфәгатьләрен чагылдырган, республиканың аерылып чыгуыннан курыккан демократик хәрәкәтне килештерү булганын әйткән. «Ничек кенә әйтсәң дә, иң мөһиме барыбер милләтара проблемалар булды», — дигән. 

Дәүләт Киңәшчесе комиссиядәге утызлап кешенең татар һәм рус телләренең тигез хокуклылыгын тәэмин итү, Россия белән шартнамәле мөнәсәбәтләр урнаштыру буенча эшләгәннәрен искәрткән. «Шул рәвешчә ике якның да ихтыяҗы канәгатьләндерелә. Болар — Декларациянең төп принциплары һәм алар хәзергәчә республика сәясәтенең нигезе булып тора», — дип белдергән Минтимер Шәймиев.

«Безнең кыйбланың дөреслеген тормыш үзе раслады дип әйтер идем. Милләтчелекнең кайбер радикаль агымнары вәкилләренең тулы бәйсезлек өчен көрәшкә өндәмәләренә бирешмичә, кан коелуга юл куймыйча, сабыр булып, киңәшеп эш итүебез көнүзәк катлаулы проблемаларны цивилизацияле юллар белән хәл итәргә мөмкинлек бирде дип саныйм», — дигән ул.