М.Шәймиев:“Кризиска карамастан, наркотикларга каршы көрәш программасы финансланырга тиеш”

Президент бу хакта бүген Кремльдә Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча республика комиссиясе утырышында җиткерде
(Казан, 27 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы чаралар комплексы күрелүгә карамастан, Татарстанда наркотиклар таралу проблемасы һаман да катлаулы булып кала. Моңа республика территориясенә читтән наркотик матдәләр кертү күләменең артуы, бу заман афәте белән чирләүчеләр һәм әлеге матдәләр кулланучылар саны үсү йогынты ясый. Әлеге мәгълүматлар бүген тагын бер кат Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә узган Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча республика комиссиясе утырышында китерелде. Аның эшендә шулай ук комиссия рәисе урынбасарлары – ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Илгиз Миңнуллин, ТР Дәүләт Советыннан вәкилләр, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Минтимер Шәймиев утырышта катнашучыларның игътибарын республикада теркәлүче теге яки бу фаҗигале вакыйгаларның күбесенә наркотиклар сәбәп булуына юнәлтте. Күпчелек җинаятьләрнең нигезендә шушы афәт ята. Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы республика комиссиясе рәисе республикада  көрәш чараларының әлеге золымны тоткарлау ягыннан әһәмиятен искәртте. “Республика комиссиясе карары нигезендә ялгыш гамәлләр булмады”, -дип белдерде ул. Нәтиҗәле чараларның берсе - өлкән сыйныфтагы мәктәп укучыларын һәм студентларны наркотиклар куллану-кулланмауга тикшерү. Ата-аналар арасында да, киң җәмәгатьчелектә дә бу гамәлнең тарафдарлары арта бара. “Безнең республикада бу профилактика эше үз нәтиҗәләрен бирә. Аның психологик тәэсире аеруча зур. Моның белән шөгыльләнергә кирәк. Башка илләрнең уңай тәҗрибәсе дә шуны раслый. Әгәр бу золым белән мәктәп яшендә үк көрәшмибез икән, алга таба кеше көчле наркотик бәйлелеккә дучар була. Наркоман баласын кызганган ата-ана, якыннары авыруга әйләнә. Бу, һичшиксез, зур чыгымнар сорый торган эш. Ләкин аннан акча жәлләргә ярамый”, -дип ассызыклады Президент.

Бүген вәзгыять бик катлаулы. Минтимер Шәймиев белдерүенчә, Россиягә караганда наркотиклар белән бик күптәннән таныш булган Ауропа берлеге илләрендә, наркотик бәйлелектәге кешеләр саны, безгә караганда берничә тапкырга азрак. Наркотикларның илгә үтеп керүе зур тизлекләр белән бара. Моның күләмен күзаллау өчен бер мәгълүматны китерү җитә. Соңгы 7 ел эчендә Әфганстаннан Урта Азия аша Россиягә наркотик матдәләрнең үтеп керүе 44 тапкырга арткан. Монда Урта Азия илләре белән чикнең камил булмавы да үз ролен уйный. Ә илгә, шул исәптән Татарстанга килүче мигрантларның зур өлеше нәкъ менә Урта Азия илләреннән. Моннан тыш, бу тарафлардан укырга килүчеләр дә бар. Алар арасында наркотикларның таралуына ярдәм итүчеләр, кулланучылар бар.

Мигрантлардан тыш, наркотиклар кулланган килеш, руль артына утыручы машина йөртүчеләрнең артуы зур борчуга сала. Бу, Президент фикеренчә, йөртүченең үзенә генә түгел, тирә-юньдәгеләрнең дә тормышына куркыныч тудыра. Агымдагы елның узган 4 ае йомгаклары республикада халыкның мөмкинлекләре, сатып алу сәләтенең күпчелек төбәкләр белән чагыштырганда яхшырак булуын күрсәткән. Ә товарлар һәм хезмәтләр реализацияләнелә торган урыннар, кагыйдә буларак, наркотикларны җәлеп итә. Президент игътибарны тагын ида көчәйтергә чакырды. Катлаулы синтетик наркотиклар ясау очраклары арта бару сәбәпле, студентлар арасында да профилактика буенча быел зур эш таләп ителә. Алар арасында наркотиклар әзерләүнең тамыр җәя башлавына кайбер төр даруларның даруханәләрдә ирекле сатылуы да юл ача. Президент белдерүенчә, илдәге вәзгыятьне исәпкә алып, федераль һәм төбәкләрнең дәүләт хакимияте органнары хокук саклау органнары белән берлектә профилактика эшен дә, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә чик кую чараларын да көчәйтергә тиеш.

“Халык арасында наркотиклар куллануга каршы профилактика буенча 2007-2009 елларга республика максатчан программасының ” быел гамәлдә булу вакыты чыга. Шуны күздә тотып Президент Минтимер Шәймиев 2010-2012 елларга яңа программа әзерләп, кабул итү бурычын куйды. “Катлаулы икътисади вәзгыятькә дә карамастан, наркотиклар куллануга каршы көрәш программасын финанслауны тәэмин итәргә кирәк. Аны финанслау чыганаклары билгеләнергә, ул бюджетта урын алырга тиеш. Бу көрәштә тупланган тәҗрибәне кулланып, эшне алга таба дәвам итәргә тиешбез”, - ди ул.