^Минтимер Шәймиев Санкт-Петербургның Пискарев зиратында камалыштагы Ленинградны саклаган татарстанлыларның истәлек тактасына чәчәкләр куйды

^Минтимер Шәймиев Санкт-Петербургның Пискарев зиратында камалыштагы Ленинградны саклаган татарстанлыларның истәлек тактасына чәчәкләр куйды

(Санкт-Петербург, 27 май, “Татар-информ”, Ирина Дурницына). Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Санкт-Петербургтагы бүгенге көне төньяк башкаланың Ватан ана монументына һәм Пискарев зиратында камалыштагы Ленинградны саклаган татарстанлыларның истәлек тактасына чәчәкләр куюдан башланды.

Пискарев мемориаль зираты – дөньяда сугыш елларында барлыкка килгән иң зур каберлек. Биредә 500 меңгә якын тыныч вакытта вафат булган кешеләр һәм сугышчылар җирләнгән. 2001 елда комплекста Хәтер Аллеясы төзелгән, анда Невадагы каланы саклап гомерләрен биргән 16 мең татарстанлы истәлегенә “Татарстан Республикасы. Якташларыбыз – камалыштагы Ленинградны яклаучыларга мәңгелек дан” дигән язу белән хәтер тактасы куелган.

Татарстан сугышчыларының хәтер тактасы янында Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчете мөфтие Җафар хәзрәт Пончаев Ленинградны саклап һәлак булганнар рухына дога кылды. Мемориалның Хәтер китабында Минтимер Шәймиев ике телдә язу калдырды: “Үзләренең изге җирләре өчен һәлак булганнарның хәтерен саклаучыларга рәхмәт белдерәм. Кызганычка каршы, без исәннәр өчен бу эшли алганның бик азы гына”. Президент билгеләп үткәнчә, Пискарев мемориалы киләчәктә дә бүгенге халәттә булырга тиеш –исәннәр һәм үлеләрнең бернәрсә дә игътибарны читкә юнәлдерә алмаслык мемориалы. Минтимер Шәймиевкә Пискарев зиратының изге туфрагы белән капсула тапшырдылар, ул Казан Кремле территориясендә сакланачак.

Чарада Санкт-Петербургның вице-мэры Александр Вахмистров, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Шамил Әхмәтшин катнашты.