Миңнеханов «Делимобиль» оешмасына нигез салучы белән каршеринг хакында сөйләште

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, автомобильләрне кыска вакытлы арендага бирү сервисларын үстерү нәтиҗәсендә шәһәрдә трафикның тыгызлыгы кими һәм экология яхшыра.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Италия-Россия сәүдә палатасы президенты, «Делимобиль» компаниясенә нигез салучы Винченцо Трани белән очрашты.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Винченцо Трани Татарстанга Казанда «Делимобиль» каршеринг хезмәтен күрсәтә башлау уңаеннан килде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, автомобильләрне кыска вакытлы арендага бирү сервисларын үстерү нәтиҗәсендә шәһәрдә трафикның тыгызлыгы кими һәм экология яхшыра.

Яклар шулай ук Татарстан Республикасының Италия-Россия сәүдә палатасы белән хезмәттәшлек перспективалары, Россия-Италия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Италия арасындагы икътисади элемтәләрне үстерү хакында фикер алышты.

Очрашуда Италия-Россия сәүдә палатасы генераль директоры Юрий Агапов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.