Рөстәм Миңнеханов азык-төлеккә һәм даруга бәя арттыру очракларын ачыкларга йөкләде

Татарстан Президенты Росздравнадзор вәкилләрен медицина битлекләре җитештерә торган производстаоларга лицензия алырга ярдәм итүен сорады.

(Казань, 27 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов азык-төлеккә һәм даруларга бәяләрне күзәтү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу турыда республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә киңәшмә видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән узды.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада продуктлар, дару препаратлары җитү-җитмәү даими тикшереп торыла. Моның өчен Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә эш төркеме төзелгән, шулай ук кайнар линия дә эшли. 

Товарларга бәяләрне һәм аларның булу-булмавын Татарстан Сәнәгать министрлыгы, һәр районда башкарма комитетлар, Татарстанстат, ЦЭСИ, Росздравнадзор, Госалкогольинспекция, УФАС, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы тикшереп тора.

Татарстан Президенты сүзләренчә, безнең республикада төп ашамлык продуктлары җитәрлек. 

«Бүген яңа уңыш алганчы элеваторларда ашлык запасы, шулай ук терлекчелек продукциясе – ит, сөт кешеләргә җитәрлек булырга тиеш. Бу – ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы җаваплылыгында», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үзизоляция шартларында кешеләр товарларны якындагы кибетләрдән алырга мәҗбүр, бигрәк тә авыл җирендә. 

«Намуссыз сатучылар, бу хәлдән файдаланып, бәяләрне махсус арттыралар. Районнар башлыкларына мөрәҗәгать итәм – бу хәлләрне булдырмагыз. Иң беренче чиратта кешеләр зыян күрә», - диде Татарстан Президенты. Ул бу эшкә хокук саклау органнарына да кушылырга тәкъдим итте. 

Республикада кешеләр индивидуаль саклану чаралары – битлекләр, перчаткаләр, антисептиклар белән тәэмин ителергә тиеш.

Агымдагы вазгыять турында Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады.

Республикасы буенча Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе җитәкчесе Айрат Шәфигуллин 24 төрдәге социаль әһәмиятле ашамлык продуктларына минималь һәм максималь бәяләргә мониторинг буенча ведомство эше турында сөйләде.