Рөстәм Миңнеханов пандемия шартларында төбәкара элемтәләрне ныгытырга чакырды

Татарстан Президенты Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары киңәшмәсен уздырды.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Covid-19 яңакоронавирус пандемиясе шартларында Федерация субъектлары бер-берсе белән элемтәләрне ныгытырга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзаларының киңәшмәсендә шул хакта әйтте. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәзерге вазгыятьтә төбәкләр федераль үзәк белән үзара хезмәттәшлектә коронавирус таралуга каршы тору һәм социаль-икътисади вазгыятьне тотрыкландыру чараларын гамәлгә ашыруга игътибарны юнәлтергә тиеш.

Татарстан Президенты кыскача республикада гамәлгә ашырыла торган кече бизнеска һәм гражданнарның аерым категорияләренә ярдәм итү чаралары турында сөйләде. Аерым алганда, тиешле чаралар планы расланды, көн саен төп товарларга бәяләр тикшерелә, хезмәт базарына оператив күзәтү оештырылган.

«Хәзерге вазгыятьтә халыкның социаль мәсьәләләрен хәл итү зур әһәмияткә ия», - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстанда волонтерлар эше оештырылган, алар мохтаҗ гражданнарга азык-төлек һәм башка товарлар китерә. Үзизоляция чорында балалар бакчалары өчен абонент түләве бетерелгән, аз керемле гаиләләрнең укучылары өчен планшетлар сатып алынган.

Республика үз-үзеңне изоляцияләү чорында хәрәкәт итүгә рөхсәт бирү буенча электрон хезмәт күрсәтә башлаган беренче төбәк булды, дип искәртте Татарстан Президенты.