Юрий Чайка: “Урыннарда прокурорлар коррупцион фактларны ачыклауга, законсыз миграция белән бәйле мәсьәләләргә җитәрлек игътибар бирми”

ИФО прокуратура органнары киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты

(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда Идел буе федераль округы прокуратура органнарының 2013 нче елгы эшчәнлеге нәтиҗәләренә, законлылык һәм хокукый тәртипне ныгыту буенча эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чараларга багышланган оператив киңәшмә узды. РФ Генераль прокуроры Юрий Чайка катнашында ТР прокуратурасында узган киңәшмәдә Россия Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Генпрокуроры урынбасарлары Сергей Зайцев, Виктор Гринь, Идел буе федераль округында хакимият органнары вәкилләре, РФның ИФО төбәкләре прокурорлары һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәне Юрий Чайка ачып җибәрде. Ул хәбәр иткәнчә, узган елда прокурорларның тырышлыгы социаль һәм икътисад өлкәләрендә хокук бозуларга каршы тору буенча күзәтчелек чараларын уздыруга йөз тоткан, вәкаләтле органнары белән хезмәттәшлек гамәлгә ашырылган һәм закон бозу фактларына оператив реакция күрсәтү күзәтелгән.
 2013 нче елда прокурор тыкшынулары нәтиҗәсендә, гражданнарның хокуклары торгызылган, акчалата компенсацияләр түләнгән. Ризасызлык белдерелгән хокукый актлар саны 65 процентка арткан, гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту өч тапкырга, судларга тапшырылган гаризалар санының 18 процентка үсеше күзәтелә.  
 “Бюджет чараларының законсыз сарыф ителешенә чик кую һәм аларны кисәтүгә зур игътибар бирелде”, - дип белдерде Генпрокурор. Ул Пенза өлкәсен мисалга китерде. Анда гражданнарны аварияле торактан күчереп урнаштыру буенча адреслы программага нигезсез төстә инде сүтелгән күчемсез милек объектлары һәм торак фондка карамаган биналар кертелгән. Прокурорларның вакытында реакция күрсәтү нәтиҗәсендә, 200 млн сумлап акчаның законсыз сарыф ителешенә чик куелган. 
 Юрий Чайка әйтүенчә, округта федераль һәм төбәк программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләсендә прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре буенча, 8 меңнән артык кеше административ һәм дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Судка 13 мең гариза тапшырылган, 128 җинаять эше кузгатылган.
Генпрокурор ассызыклап узганча, казанышлар белән бергә, күзәтчелек эшчәнлегендә кимчелекләр дә юк түгел. Урыннарда прокурорларның коррупцион фактларны ачыклауга игътибары җитенкерәми, муниципаль закон чыгару актларын камилләштерү буенча алар тәкъдимнәрне сирәк кертә, дип саный ул.
Юрий Чайка билгеләп узганча, предприятие һәм оешмаларның хезмәт хакы буенча бурычлары белән бәйле вәзгыять киеренке булып кала бирә. 2014 нче ел башына ИФО да оешмаларның хезмәткәрләре алдында булган бурычы 300 млн сумнан артык булган. Иң зур күрсәткеч Татарстанда теркәлгән – 67 млн сум, бурычның зур өлеше – 62 млн сум авиатранспорт белән пассажирлар ташуга карый.
“Идел буе федераль округының миграцион йөкләмәсе дә зур. Чит ил гражданнарының законсыз үтеп кереп яшәве, милләтара мөнәсәбәтләр киеренкелеген тудыра һәм дини җирлектә экстремизм күренешләре белән бәйле вәзгыятьләрне кискенләштерә. Бу өлкәдә прокуратураның эшчәнлегендә җитешсезлекләрне билгеләп узарга кирәк”, - дип белдерде Юрий Чайка.
Генпрокурор дини экстремизмны профилактикалау буенча программаларны финанслау, аларны эшләп, муниципаль дәрәҗәдә кабул итү буенча чараларга игътибар аз булуын билгеләп үтте.
 Аның әйтүенчә, синтетик наркотикларның яңа төрләре, тарту катнашмалары таралышы мәсьәләләрендә дә проблемалар бар, аеруча алар белән балигъ булмаганнарның мавыгуы борчу тудыра.
 Юрий Чайка прокурорларның активлыгын таләп итүче башка проблемалы мәсьәләләргә дә тукталып, прокуратура органнарының тырышлыгын коррупциягә каршы көрәш, законлылык һәм хокукый тәртипне ныгыту буенча мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтергә күрсәтмә бирде.  
 Михаил Бабич чыгышында округта экстремистик һәм халыкара террорчылык оешмалары җанлануын билгеләп узды. “Алар округта булган төрле вәзгыятьләрдә чагылыш тапты. Статистика теркәлгән җинаятьләрнең 75 процентка үсешен күрсәтә”, - дип, ул Татарстан, Башкортстан, Түбән Новород, Мордовиядәге вакыйгаларны искәртеп үтте. “Һәр вәзгыятьне җенлекләп өйрәндек, алар буенча чаралар күрелде. Җинаятьчеләрнең һәркайсы җаваплылыкка тартылган. Шулай да, вәзгыять киеренке булып кала бирә, безнең уртак тырышлыкны таләп итә”, - диде ул.
Михаил Бабич ассызыклаганча, прокуратура органары өчен хокук саклау органнары һәм дәүләт хакимияте органнарының милләтара низагларга һәм аларны кузгатучы сәбәпләргә чик кую юнәлешендә үзара бәйләнешенә ирешүе зур әһәмияткә ия.
 “Законсыз миграциягә каршы көрәштә округка булган йөкләмә зур. Бу логистика, транспорт коридоры белән бәйле. Үзәк Азиядән килүче мигрантлар саны арта. Кызганычка каршы, миграция процессларының оешкан халыкара җинаятьчелеккә әверелүен күзәтәбез, мигрантларның округ субъектларына һәм җирле хакимият органнарына законсыз үтеп керү күренешләре ешрак күзәтелә”, - дип билгеләп үтте РФ президентының ИФОдагы тулы вәкаләтле вәкиле.
 Рөстәм Миңнеханов 2013 нче елның республика өчен Универсиада билгесе астында узуын һәм прокуратура органнарының да Уеннарны имин үткәрүгә саллы өлеш кертүен билгеләп, ведомство вәкилләренә рәхмәтен җиткерде. Президент соңгы елларда республикада мәдәни мирасны саклап калуга зур игътибар бирелүен, Казанның тарихи үзәген торгызуга, Болгар һәм Свияжск борынгы шәһәрләрен яңартуга зур көч куелуын ассызыклап үтте. “Тәҗрибә шуны күрсәтте: мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау мәсьәләсендә прокуратура ярдәме безгә бик кирәк. Аның катнашы белән бу юнәлештә зур эш башкарылды. Прокурор чаралары нәтиҗәсендә, мәдәни мирасны саклап кына калмыйча, халыкның бу мәсьәләгә мөнәсәбәтен дә үзгәртәбез. Узган елда бу темага багышлап, ИФО прокуратуралары семинары уздырылды”, - дип искәртеп үтте Татарстан Президенты. 
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, халык ышанычы булуы – прокуратура эшчәнлеге нәтиҗәлелегенең төп критерие. “Бер кеше дә закон яклавыннан читтә калмаска тииеш, бу мәсьәләдә прокурор күзәтчелеге роле кечкенә түгел”, - диде ул. Президент прокуратура органнары эшчәнлегендә гражданнар хокукларын яклау әһәмиятенә басым ясап: “Еш кына кешеләр үз хокукларын торгызу буенча файданы нәкъ менә прокуратура аша күрә. Гражданнарның прокуратурага мөрәҗәгатьләре саны артуы моңа дәлил булып тора”, - дип белдерде республика башлыгы.
 Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бүген легаль булмаган миграция мәсьәләсе кискен тора. Хокук саклау органнары һәм прокуратура мигрантлар ташкынын контрольдә тотуга игътибарны көчәйтә, дип шәрехләп үтте ул. Моның уңай нәтиҗәләре дә күренә. Былтыр чит ил гражданнарын Россия чикләреннән чыгару турындагы карарлар саны 4 тапкыр, илгә керү өчен рөхсәте булмаган чит ил затлары саны 3 тапкыр арткан, законсыз миграция фактлары буенча җинаять эшләре 4 мәртәбә күбрәк кузгатылган. 
Президент бүгенге киңәшмәнең эшчәнлеккә йомгак ясау өчен яхшы мөмкинлек булуын билгеләп үтеп, аның эшендә катнашучыларга уңышлар теләде.
Киңәшмәдә төп доклад белән Генпрокурор урынбасары Сергей Зайцев чыгыш ясады.