news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Президент Инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары ассоциациясе башлыгы белән очрашты

Очрашуда ассоциация әгъзалары төбәк үсеш институтлары белән хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алыштылар.

Президент Инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары ассоциациясе башлыгы белән очрашты

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары Милли ассоциациясе идарәсе рәисе Сергей Беляков белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда инвестицион эшчәнлекне гамәлгә ашыру өлешендә Инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары Милли ассоциациясе әгъзалары белән хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алыштылар», - дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының Милли ассоциациясе 2006 елда региональ үсеш институтларын — үсеш агентлыкларын һәм корпорацияләрен берләштерү өчен оештырылган. Аның эшчәнлеге федерация субъектларының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга ярдәм итә торган шартлар булдыруга юнәлдерелгән.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында «Иннополис» һәм «Алабуга» МИЗ резидентлары буенча еллык планның арттырылып үтәлеше турында сөйләделәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100