news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин «МТС» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Алексей Песошин «МТС» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте йортында «МТС» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда компаниянең төбәк территориясендәге алдагы үсеше белән бәйле, республика халкын һәм «МТС» ГАҖ хезмәтләреннән файдаланучыларны сыйфатлы элемтә белән тәэмин итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

ТР Премьер-министры һәм компания вәкилләре шулай ук Татарстан территориясендә өстәмә база станцияләре төзү мөмкинлеге хакында сөйләште.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100