^ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов туплы хоккей буенча XXV Дөнья чемпионатын үткәрүгә спорт корылмаларының әзерлеген тикшерде

^ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов туплы хоккей буенча XXV Дөнья чемпионатын үткәрүгә спорт корылмаларының әзерлеген тикшерде

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Руслан Мөхәммәтшин). Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Казанның «Ракета» һәм «Хезмәт резервлары» стадионнарының туплы хоккей буенча өч көннән ачылачак XXV Дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлеген тикшерде.

Премьер-министр спорт корылмаларын иртәнге сәгать сигездә карый башлады. Аны шәһәр хакимияте башлыгы Камил Исхаков, ТР Премьер-министры урынбасарлары Владимир Швецов һәм Зилә Вәлиева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Бариев, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.

Гомумән алганда, Рөстәм Миңнеханов корылмаларның дөнья чемпионатына әзерлегеннән канәгать калды. Тикшерү барышында ул Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән киләчәк журналистларны телефон элемтәсе һәм интернет белән тәэмин итүгә, шулай ук электрон табло куюга бәйле агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алышты. Хәзер Йошкар-Оланың «Аранеус» фирмасы «Хезмәт резервлары» стадионында 3х4 метрлы төсле электрон таблоны урнаштыру белән мәшгуль.

«Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Бариев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта төзүчеләр стадионнарны тәртипкә китерә. Төзелеш мәйданчыкларындагы ком уен кырына эләкмәсен өчен аңа кар сибәләр.

«Хезмәт резервлары» стадионы директоры Фәрит Абдуллин сүзләренчә, хәзер күтәрелмәле утыргычлар белән 1065 урынга көнчыгыш трибуна әзер, иртәгә 2000 басып тора торган урынлы төп трибуна тапшырылачак. Киләчәктә Казанның 1000 еллыгына стадионда күтәрелмәле урындыклар белән 4000 урынлы һәм 1200 басма урынлы запас трибуна булачак. Ясалма боздан тыш, башкаланың меңъеллыгына ясалма өслекле йөгерү юллары, яктырту мачтасы, ике зур спорт залы, өч катлы административ бина төзеләчәк. Төньяк өлеш балалар спорт нәфис гимнастика мәктәбенә биреләчәк.