Минтимер Шәймиев Россия автомобиль сәнәгатенә ярдәм буенча Хөкүмәт чараларын хуплый

“Дөнья финанс кризисы шартларында эчке базар мөмкинлекләре төп факторга әверелә", - дип ассызыклады Татарстан лидеры.
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). РФ Премьер-министры Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән илнең автомобиль сәнәгатенә ярдәм чаралары кулланучылар ихтыяҗын стимуллаштыра, дип саный Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев.

“Дәүләтнең гражданнарга илебездә җитештерелгән һәм 350 мең сумга кадәр бәядәге автомобильләрне сатып алуга кредитлар буенча процент ставкаларын субсидияләве безнең базарда моңарчы күрелмәгән карар булып тора һәм, һичшиксез, кулланучылар ихтыяҗын арттыруга булышачак”, - диде Минтимер Шәймиев кичә “Интерфакс”ка биргән интервьюсында.

Өстәвенә, агрегатларын һәм узелларын җитештерүне ил территориясендә югары дәрәҗәдә локальләштерү булган очракта, сүз чит ил маркалары турында да барырга мөмкин, дип фаразлый ул.

“Дөнья финанс кризисы шартларында эчке базар мөмкинлекләре төп факторга әверелә. Илнең кризистан нинди нәтиҗәләр белән чыгачагы әлеге базарның нинди дәрәҗәдә чимал ресурсларын куллана алуына һәм бер үк вакытта икътисадның төрле өлкәләрендә, шул исәптән автомобиль сәнәгатендә үз производствосын үстерә алуына бәйле”, - дип ассызыклады М.Шәймиев.

Аның сүзләренә караганда, автомобиль төзелеше металл һәм нефть химиясе продуктларын төп кулланучыларның берсе санала. “Бу – бер аспект. Икенче мөһиме – социаль аспект, чөнки бу тармакта миллион ярым һәм катнаш производстволарда, кече һәм урта бизнеста тагын йөзләрчә мең кеше хезмәт куя”. – дип ассызыклады Татарстан лидеры.

Ул чикләү чараларыннан, шул исәптән чит ил маркаларына пошлиналарны арттырудан тыш, илебез җитештерүчеләренә тиешенчә ярдәм күрсәтү турында сөйләүнең мәгънәсе юк, дип саный. “Россиягә йөзләрчә мең тотылган автомобильләр кертелә – бу бер эре автозаводның җитештерү күләменә тиң сан. Чит ил маркаларын кертү күләмен арттыру бернинди дә җитештерү белән бәйле булмаган аерым бер даирә коммерция структуралары файдасына”, - дип саный М.Шәймиев.

Ул шулай ук килеп туган шартларда илебез автомобиль сәнәгате продукциясенә дәүләт заказын канәгатьләндерүгә ихтыяҗ булырга мөмкин дип ышана. “Бу, беренче чиратта, “КАМАЗ” кебек йөк машиналары классына кагыла. “КАМАЗ” берләшмәсе дөньяда мондый класслы автомашиналар җитештерү буенча иң эреләрдән санала һәм Хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән дәүләт ихтыяҗлары турындагы карар безнең компанияләр өчен коткару чарасы булып тора”, - дип белдерде М.Шәймиев.

Аның сүзләренчә, 2009 елда Оборона, Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары һәм башка ведомстволар 10 мең “КАМАЗ” машинасы сатып алачак, бу завод өчен зур ярдәм булачак. “Бигрәк тә “КАМАЗ”ның соңгы елларда Россиядән читтә дә автомашиналар һәм аларга агрегатлар җитештерүне башлавын истә тотканда”, - дип аңлатып узды Минтимер Шәймиев.

“Башлангыч исәп-хисаплар буенча, киләсе елда заводка, әлбәттә җитештерү күләмнәрен югалтмыйча булмаячак, шуңа да карамастан быелгы 52 мең урынына 40 мең автомобиль җитештерергә тиеш. Бу кризиска карамастан, эшче урыннарының күбесен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, бу “КАМАЗ”ның шәһәр бюджетын барлыкка китерүче предприятие булуын исәпкә алганда аеруча актуаль”, - диде М.Шәймиев.

Шул ук вакытта ул Дәүләт Думасында карала торган Салым кодексындагы үзгәрешләргә карата борчылу белдерде. “Алар алда көтелгән амортизация, шулай ук физик затлар өчен милек өчен салымның тотып калынган өлеше күләме үзгәрүгә бәйле, бу төбәкләрнең бюджетларында сизелерлек югалтуларга китерәчәк”, - дип билгеләп үтте М.Шәймиев.

Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, бензин һәм дизель ягулыгына акцизлар өлеше РФ субъектлары бюджетына күчерелә торган хәзерге 60 процент урынына 100 процентка арту һәм табышка салымның 0,5 процентын федераль бюджеттан төбәкнекенә күчерү субъектларның бюджетларындагы югалтуларны капламый. “Без Татарстан буенча бюджет югалту 6,2 миллиард сум булыр дип исәпләп чыгардык, шуңа күрә федераль үзәккә исәп-хисапларны һәр төбәк буенча аерым санарга һәм югалтуларга туры килүче компенсацияләрне күздә тотарга кирәк”, - дип нәтиҗә ясады М.Шәймиев.