Минтимер Шәймиев республика Яңа ел – Чыршы бәйрәмендә катнашты

Республика Яңа ел тамашасы дөнья халыкларының гаилә йолаларына нигезләнеп эшләнгән
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казанның “Баскет-холл” сараенда традицион республика Яңа ел – Чыршы бәйрәме узды. Тантанада катнашкан Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан 5,5 мең мәктәп укучысын якынлашып килүче Яңа ел белән котларга Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев килгән иде.
Чыршы бәйрәмендә шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, ТР Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев һәм башкалар катнашты.
Мондый дәрәҗәле Яңа ел тантанасында катнашу бәхете республика олимпиадалары һәм конкурслары җиңүчеләренә, грантларга ия булучыларга, халыкара спорт турниры призерларына елмайган.
Тамаша дөнья халыкларының гаилә йолаларына нигезләнеп эшләнгән. Әкияттәге төп геройлар – абыйлы-сеңелле ике туган әти-әниләреннән башка, илләр һәм континентлар буйлап сәяхәткә чыгып китә. Инглизләр әкият каһарманнарына иске гаилә традициясе турында сөйли. Бу халыкта Яңа ел каршылар алдыннан йорт ишегеннән гаиләнең өлкән әгъзасына чыгу һәм иң яшь әгъзасына керү күркәм гадәткә әйләнгән. Бу йола йортка бәхет китерә икән. Яңа ел тамашасының тагын бер бизәге – япон кызлары бәйрәме булды. Алар гаиләдә кызлар санына карап, кәгазь курчаклар эшләп, үзләреннән борчу төшергән төсле, аларны су буйлап озын юлга озата икән. Яңа ел тамашасы татар гаиләсендә туй йоласын сәхнәләштерү белән дәвам итте. Бу гореф-гадәт ата-ана фатихасы, чигүле сөлгеләр, татар халык тәм-томы – чәкчәк, җыр-бию белән үрелеп барды. Кыскасы, әкияттә Татарстанда яшәүче төрле милләт халыкларының бердәм һәм дус яшәве гәүдәләндерелде.
Сәхнәгә тантанада катнашучыларны татар телендә сәламләп, Кыш бабай һәм Кар кызы да күренде. Алар барлык балаларга изге теләкләрен җиткереп, бәйрәмнәренең мөбарәк үтүен теләп калды.
Бәйрәмдә катнашучыларга Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. “Менә бу әкиятнең дә әкияте! Без әле генә бик гыйбрәтле әкиятне тамаша кылдык. Кадерле балалар! Әти-әниләрегезне тыңлагыз, аларны саклагыз, кадерен белегез. Бу иң мөһиме. Әкиятнең төп нигезе, әти-әниләрне, әби-бабайларны нык ярату зарурлыгыннан гыйбарәт. Бу тема кичә, бүген һәм киләчәк өчен дә актуаль. Ул балаларга гына түгел, ата-аналарга да кагыла. Кадерле әти-әниләр! Балаларыгызны яклагыз. Гаиләнең бәхет учагы – җылылык, бердәмлек, мәхәббәт хисендә. Барыгызны да, барлык татарстанлыларны Яңа ел белән котлыйм”, - дип белдерде Президент.
Бәйрәм кунакларын республика укучылары сораштырулары буенча иң популяр “БиС” төркеме сөендерде. Аларның һәммәсенә баллы күчтәнәчләр дә тапшырылды.