^Рөстәм Миңнеханов Татарстан Автомотоспорт федерациясен юбилее белән котлады

^Рөстәм Миңнеханов Татарстан Автомотоспорт федерациясен юбилее белән котлады

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Александр Абрамов). Бүген “Тимерхан” ресторанында Татарстан Автомотоспорт федерациясенең 10 еллыгын бәйрәм иттеләр һәм 2005 елда автомотоспорт буенча Татарстан спортчылары чыгышларына нәтиҗәләр чыгардылар. Тантаналы кичәдә Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.

“Республикада Автомотоспорт барлыкка килгәнгә 10 ел узды. Безнең инфраструктура бар, яңа тарассалар ясала. Татарстан, беренче чиратта, нефте белән горурлана. Ә республиканың спорт өлкәсендәге уңышлары арасында безенең автоспорт казанышларын аерым билгеләп үтәргә кирәк. “КАМАЗ” командасының “Дакар”дагы күпләгән җиңүләрен, автокросстагы җитди уңышлар. Әлбәттә, без автоспортны башка юнәлешләрдә дә үстерәчәкбез, гәрчә бу зур тырышлыклар, ихтыяр көче һәм матди чыгымнар таләп итсә дә”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Премьер Татарстан Автомотоспорт федерациясе вице-президенты Иван Егоровка, Ауропа 2003 чемпионатының бронза призеры Ашот Ервандянга, Россиянең атказанган тренеры Илдус Мәҗитовка, “Дивизион-2”дә автокросс буенча 2005 елгы Россия чемпионы Рөстәм Миңнеәхмәтовка, “Дивизион-1”дә автокросс буенча Ауропа чемпионы Айрат һәм Радик Шәймиевларга һәм башкаларга “Казанның 1000 еллыгы истәлеге” юбилей медальләрен тапшырды.

ТР Премьер-министры урынбасары – транспорт һәм юл хуҗалыгы министры һәм республиканың Автомотоспорт федерациясе рәисе Владимир Швецов җыелганнарга Татарстанда автоспорт үсеше тарихы турында сөйләде. Ул хакимият башлыклары һәм аларның урынбасарлары – “Татарстан территориясендә автомобиль спортына теләктәшлек итүчеләргә”, шулай ук Казандагы гына түгел, Чаллы, Нурлат, Әлмәт, Лениногорски, Баулы, Түбән Кама, Минзәләдә ярышларны оештыручыларга рәхмәт белдерде. “Бүген узышчыларга үзләрен Ауропада аклаган яхшы алмаш үсә. Хәзерге көндә яшь картингчылар өчен 10 республика чемпионаты үткәрелде. Без күбрәккә ирешербез дип ышанам, чөнки тәҗрибәбез зур. Яхшы автодромнарыбыз һәм җиңү традицияләребез бар”, - дип ассызыклады ТР вице-премьеры.