ТР Президенты Ильменау Техник университеты ректоры белән очрашты

Яклар КАИ белән бергә Германия-Россия яңа технологияләр институтын булдыру проекты буенча алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр

 (Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ильменау (Германия) Техник университеты ректоры профессор Петер Шарфф белән очрашты.

Очршу ТР Хөкүмәте Йортында үтте. Яклар Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ белән бергә Германия-Россия яңа технологияләр институтын булдыру проекты буенча алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерик, 2013 нче елның октябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына эш сәфәре кысаларында Ильменау Техник университетында булды.

Булдырыла торган Германия-Россия яңа технологияләр институты дөнья дәрәҗәсендәге инженерия компетенциясе үзәге булачак. DAAD Германия академик алмашулар хезмәте проектның партнеры буларак чыгыш ясый.

Шулай ук бүгенге очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ ректоры Альберт Гыйльметднов һ.б. катнашты.