Казанда Александр Антонов белән хушлаштылар

ТР Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Премьер-министры һ.б. аны искә алырга килделәр

 (Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе бинасында, 17 нче ноябрьдә авиаһәлакәттә Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Александр Антоновның фаҗигале төстә һәлак булуы сәбәпле, матәм митингы булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре генерал-лейтенант Антоновны искә алырга килделәр.

Александр Антонов гомеренең 29 елын дәүләт куркынычсызлыгы органнарында хезмәт итүгә багышлаган. 1984 нче елда хезмәтен башлап, ул 25 елда оператив хезмәткәрдән Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Липецк өлкәсе буенча идарәсе җитәкчесе урынбасарына кадәр күтәрелгән. Александр Антонов 2009 нче елда Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Коми Республикасы буенча идарәсен җитәкләгән, 2011 нче елның 22 нче июненнән - Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы.

Аның җитәкчелегендә идарә Бөтендөнья җәйге универсиаданың иминлеген тәэмин итте, экстремизм оешмаларына каршы тикшерү һәм оператив чаралар уздырды. Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсен яңа техника белән тәэмин итү дә - Александр Антоновның хезмәтләренең берсе.

Бүген Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Контроль хезмәте җитәкчесе Владимир Крючков, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе Ветераннар советы рәисе Әмир Гоманов, идарә башлыгының беренче урынбасары Динар Хәмитов генерал-лейтенант Антоновка рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Алар шулай ук Александр Антоновның туганнарының кайгыларын уртаклаштылар. Матәм митингында аның тормыш иптәше, кызы һәм кияве булды.