news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эшләми торган көннәр форматы турындагы имеш-мимешләрне кире кактылар

Компетентсыз чыганакларга ышанмаска кирәк, диделәр Казан Кремлендә.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казан Кремлендә Татарстанда эшләми торган көннәр форматы турындагы имеш-мимешләрне кире кактылар. Кайбер мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, бу хакта, янәсе, Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча республика оператив штабы хәбәр итәргә тиеш булган.

«Игътибарлы булуыгызны сорыйм! Оператив штаб мондый белдерү ясамады. Бу хәбәрне компетентсыз чыганакка сылтама белән бирү хаталы», - дип белдерде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, Татарстан Президентына шушы көннәрдә республикадагы эпидемиология вазгыяте турында мәгълүмат җиткереләчәк һәм эш режимына бәйле тиешле тәкъдимнәр кертеләчәк. Шуннан соң гына бу мәсьәләгә кагылышлы мәгълүмат билгеле була.

Искәртеп узыйк, илдә пандемиягә бәйле 30 октябрьдән РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, хезмәт хакын саклап калып, эшләми торган көннәр кертелә. Коронавирус буенча катлаулы хәл күзәтелә торган алты төбәктә чикләүләр инде кичә үк үз көченә керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100