news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Мәскәүдә «Туполев» исемендәге предприятиедә булды

Предприятие музеенда бүген Михаил Шидловскийга истәлек тактасы ачылды.

Татарстан Президенты Мәскәүдә «Туполев» исемендәге предприятиедә булды
https://tatarstan.ru

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Туполев» ГАҖдә булды. Ул предприятие музеен, акционерлык җәмгыяте тарихын һәм төп этапларын тасвирлаган  экспозицияне карады.

«Музей зонасында бүген Михаил Шидловскийга истәлек тактасы ачылды. Тантанада Рөстәм Миңнеханов катнашты», — дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты һәм аны озата йөрүче затлар предприятиенең төп җитештерү корпуслары, шул исәптән, ремонт һәм модернизация процессында торганнары белән дә танышты.

Рөстәм Миңнеханов Мактаулы кунаклар китабында язма калдырды.

2021 елның сентябрендә Татарстан Президенты «Туполев» ГАҖ Директорлар советын җитәкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100