Рөстәм Миңнеханов вәкаләтләрне яңадан бүлү процессында муниципалитетларны җәлеп итәргә тәкъдим итә

Чара барышында утырышта катнашучылар төбәкләр һәм федераль үзәк арасында вәкаләтләрне яңадан бүлүнең төп принциплары хакында фикер алышты

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә федераль башкарма хакимият органнары, Россия субъектлары башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары арасында вәкаләтләрне яңадан бүлүнең хокукый мәсьәләләренә багышланган эшче төркем утырышы узды.
Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак үткәрде. Татарстан Республикасыннан утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Чара барышында утырышта катнашучылар төбәкләр һәм федераль үзәк арасында вәкаләтләрне яңадан бүлүнең төп принциплары хакында фикер алышты. Федераль хакимиятләрнең федерация субъектларына кайбер вәкаләтләр бирә алуы турындагы фикер яңгырады. Барыннан да элек, бу санитар-эпидемиология контроле, янгын контроле, күчемсез милек объектларын теркәү белән шөгыльләнүче структуралар һәм башка юнәлешләргә кагылыр дип көтелә.
Рөстәм Миңнеханов, эшче төркем әгъзасы буларак, вәкаләтләрне яңадан бүлү процессында муниципалитетларны да җәлеп итәргә тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, 2011 елның 27 июнендә Россия Президенты Дмитрий Медведев “Федераль башкарма хакимият органнары, РФ субъектлары башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары арасында вәкаләтләрне яңадан бүлү буенча тәкъдимнәр әзерләү турында”гы боерыкка кул куйды. Әлеге документ нигезендә дәүләт башлыгы ике эшче төркем – хакимиятне децентрализацияләүнең хокукый мәсьәләре буенча төркем, шулай ук финанс һәм салым мәсьәләләре һәм бюджетара мөнәсәбәтләр буенча төркем оештырырга кушты. Беренче төркемнең җитәкчесе итеп РФ вице-премьеры Дмитрий Козак билгеләнде, РФ вице-премьеры – РФ Президентының Төньяк Кавказ федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Александр Хлопонинга икенче төркемгә җитәкчелек итү вазифасы йөкләнде. 2011 елның 1 декабренә кадәр Россия Президентына вәкаләтләрне яңадан бүлүнең төп принциплары урын алган йомгаклау докладларын тәкъдим итү күздә тотыла.