Рөстәм Миңнеханов РФ транспорт министры урынбасары белән транспорт инфраструктурасының торышы хакында фикер алышты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия транспорт министры урынбасары Олег Белозеров белән очрашты

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия транспорт министры урынбасары Олег Белозеров белән очрашты.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Яклар Татарстан юл-транспорт комплексының алдагы үсеше, транспорт инфраструктурасының торышы һәм башка мәсьәләләр хакында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, Россия транспорт министры урынбасары Олег Белозеров бүген “ДорТрансЭкспо” X махсуслаштырылган күрәзмәсе ачылышында, шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы оешуның 10 еллыгына, Юл хуҗалыгы һәм автомобиль транспорты хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган киңәйтелгән коллегия утырышында катнаша.