^Иртәгә РФ Президенты туры эфирда россиялеләрнең сорауларына җавап бирәчәк

^Иртәгә РФ Президенты туры эфирда россиялеләрнең сорауларына җавап бирәчәк

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Президентка сорауларны алдан бирергә мөмкин, моның өчен 8-800-200-40-40 телефоны аша Бердәм хәбәрләр эшкәртү үзәгенә шалтыратырга кирәк.

Шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә. Сорауларны автомат җавап бирү аппаратына да яздырырга мөмкин. Моннан тыш, SMS һәм Интернет аша (махсус www.president-line.ru сайтында) сораулар бирергә була. Сорау биргәнче, үзең турында бераз мәгълүмат бирү зарур – исем, яшәү урыны, телефон.

Иң кызык һәм актуаль мәсьәләләр Президентка ике федераль телеканалда – “Россия” һәм “Первый канал” – туры эфир барышында биреләчәк. Шулай ук “Радио Маяк” һәм “Радио России” туры трансляция алып барачак.

Россия Президенты белән алдагы туры линияләр 2001, 2002 һәм 2003 елларның декабрендә узган иде. Сорауларның күпчелеге социаль өлкәгә кагылды.