420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Татарстан башкаласына һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan дөнья чемпионаты ябылу көнендә киләчәк. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Иртәгә Казанда WorldSkills ябыла, Путин анда булачак», - диде Песков. Аның сүзләренә караганда, Россия лидеры Казанга Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган белән эшлекле очрашудан һәм Жуковскидагы МАКС-2019 авиасалоны экспозициясендә булганнан соң киләчәк.