Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә мәшһүр татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Россия башкаласында Татарстан Мәдәнияте көннәре тәмамлана

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген көннең икенче яртысында Мәскәүдә бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу чарасында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз: бу көннәрдә Россия башкаласында инде күркәм гадәткә әверелгән Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре тәмамлана.  Аерым алганда, Мәскәү Ветераннары советында Муса Җәлил истәлегенә багышланган тематик очрашулар узды. 

Муса Җәлилгә һәйкәл Мәскәүдә 3 ел элек 2012 елда Советлар Союзы Герое Муса Җәлил урамында куелды. Проект Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Рөстәм Миңнеханов катнашында гамәлгә ашырылды.  Монументның авторы - Россиянең атказанган рәссамы Салават Щербаков. 

Муса Җәлилне искә алырга һәм һәйкәленә чәчәкләр салырга дистәләгән кеше килде.  Тантаналы чара ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар, шулай ук кунаклар Космодамиан яр буендагы Мәскәү халыкара музыка йортына юл тоттылар. Бүген анда Мәскәүдәге Татарстан Мәдәнияте көннәрен тәмамлаучы Татарстан Республикасы артистларының гала-концерты була.    

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.