ТР Премьер-министры Кама Тамагы районында күп функцияле үзәк ачылышында катнашты

Илдар Халиков эш сәфәрендә яңа янгын сүндерү депосын карады, “Фоника Гипс” ҖЧҖ хезмәткәрләре һәм район активы белән очрашты

  (Казан, 26 август, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның Кама Тамагы районына эш сәфәре кылды. Ул Баргузин авылында күп функцияле үзәк ачылышында катнашты, Сөйкидә төзелгән яңа янгын сүндерү депосын карады, “Фоника Гипс” ҖЧҖ хезмәткәрләре һәм район активы белән очрашты, дип яза районның “Волжские зори” газетасы.

Баргузин авылында яңа күп функцияле үзәк янына күрше авыл халкы да җыелды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, КФУ ректоры Илшат Гафуров, муниципаль район башлыгы Зөфәр Гәрәфиев катнашты.

“Безнең тормыш үзгәрә. Әле кичә генә авыл ФАПы иске бинада урнашкан иде, ә хәзер фельдшерның бүлмәсе заманча таләпләргә җавап бирә, - дип билгеләп үтте район башлыгы. – Ә бу искиткеч авыл клубына атказанган артистларны да чакырырга оят түгел. Авылда яшәүчеләргә шартлар тудыру өчен барысы да эшләнелә”.

Бирегә җыелучыларны күп функцияле үзәк ачылышы белән Премьер да котлады. Объектны төзегән “Вика” төзелеш компаниясе җитәкчесе һәм эшне оештыручы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Символик тасманы кискәч, кунаклар, чакырылган артистлар үзәккә керде. Бинада тамашачылар залы, Мәдәният йорты мөдире бүлмәсе, киенү-чишенү бүлмәсе бар.
Аннары Премьер-министр Сөйкидә төзелгән яңа янгын сүндерү депосын күздән кичерде.

Соңрак Илдар Халиков Зөфәр Гәрәфиев озатуында “Фоника Гипс” заводында әзер продукция цехында булды, анда предприятиенең хезмәт коллективы әгъзалары һәм район активы алдында чыгыш ясады. Чараны муниципаль район башлыгы ачты. Ул максатчан программалар кысаларында райондагы эшчәнлек, социаль учреждениеләр, предприятиеләр турында сөйләде, авыл хуҗалыгы производствосындагы вәзгыятьне билгеләп үтте һәм республика җитәкчелегенә һәрьяклап ярдәм итүләре өчен рәхмәт әйтте.

Илдар Халиков районда һәм предприятиедә күргәннәре буенча хис-кичерешләре белән уртаклашты. Район инвестицияләр ярдәме, төрле программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә үзгәрә, биредә яшәүчеләр өчен шартлар тудырыла. Районда туризм, балыкчылык һ.б. юнәлешләрне үстерү өчен яхшы потенциал бар. Республикада 30 дан артык программа гамәлгә куела, күп эш башкарылган, әмма эшлисе эш тә күп”, - дип ассызыклады Премьер. Ул төбәкнең социаль-икътисадый үсеше һәм киләчәк перспективалары турында сөйләде. Шул ук вакытта халык җыеннарында юллар төзелеше, су белән тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелүен билгеләп үтте.
И.Халиков чыгышын тәмамлаганда, 2-3 ел элек куелган бурычлар гамәлгә ашырылды, дип өстәде. “Тотрыклылыктан да яхшысы юк”, - дип ассызыклады ул.

Халык җыенында ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров та чыгыш ясады.