Рөстәм Миңнеханов: «Бөгелмә – безнең алдынгы муниципалитетларның берсе»

ТР Президенты Бөгелмә муниципаль районы активы белән очрашты

 (Казан, 26 август, «Татар-информ»). Бөгелмә районы тарихи яктан формалашкан зур потенциалга ия, аны гамәлгә ашыру өчен хакимиятнең бердәм эш итүе кирәк.

Кичә бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районы активы белән очрашуда билгеләп үтте, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашуны ачып, район Башлыгы Илдус Касыймов территорияне социаль-икътисадый үстерү турында сөйләде. 2014елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең тулаем күләме Бөгелмә районында 18,6 млрд сум тәшкил иткән, ул, былтыргы шул ук чор белән чагыштырганда, 10%ка артык. Сәнәгать җитештерүе индексы – 100,9%.

Районда 40 гаилә фермасы эшли, анда 2 мең баштан артык мөгезле эре терлек асрала. Соңгы елларда 4 фельдшерлык-акушерлык пункты төзелгән. Мәгариф сыйфаты буенча Бөгелмә республикада берничә ел инде алдынгы урыннарда бара, ә олимпиадаларда укучыларның уңышлары буенча Казан белән Чаллыга гына бирешә.

«Бөгелмә – безнең алдынгы муниципалитетларның берсе, - дип башлап җибәрде үз чыгышын Татарстан Президенты. – Бик күп проектлар моннан башланды, һәм бүген ул – республиканың фәнни, җитештерү, транспорт-логистика үзәге. Ул зур потенциалга ия, аны гамәлгә ашыру өчен без шартлар тудырырга тиеш». Президент сүзләренчә, гамәлдәге проблемаларга карамастан, шәһәр һәм район яхшы якка үзгәрә.

Татарстанны тулаем социаль-икътисадый үстерү турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика күп күрсәткечләр буенча Россиядә алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора. «Республикада барлык хакимият структуралары бердәм эшли, безне федераль хакимият органнары да тулысынча хуплый һәм бизнес ярдәм кулы суза, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. – Безнең уңышлар - безнең тотрыклылыкта, профессионализмда һәм максатларның уртак булуында».

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республиканың эре проектларны гамәлгә ашырырга көче җитә, моның мисалы – Универсиада, Болгарны ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү, эре «ТАНЕКО» нефть эшкәтү заводы төзү. «Без үзебезнең алга олы максатлар куярга һәм аларны хәл итәргә омтылырга тиеш».

Чыгышын тәмамлаганда, Татарстан Президенты бөгелмәлеләргә республика үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Бергәләп без теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итә алабыз», - дип мөрәҗәгать итте ул активта катнашучыларга.