Миңнеханов ислам дине кабул ителүне бәйрәм итүне оештыру комитеты утырышында катнаша

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы 2022 елда билгеләп үтеләчәк.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча оештыру комитеты киңәшмәсендә доклад белән чыгыш ясаячак.

«Бүген утырышта Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча чаралар планы расланачак, ул 2022 елда узачак. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иң мөһиме тантаналы чараны уздыруда түгел, ә ата-бабаларыбызны һәм мөһим тарихи вакыйганы искә алу», — диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Ул аңлатканча, планга «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме линиясе буенча чаралар керәчәк, аны Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Моннан тыш, бөтен ислам дөньясыннан катнашучыларны җәлеп итеп, күпсанлы түгәрәк өстәлләр уздырылачак.

Россия Хөкүмәте Йортында узган утырышта шулай ук оештыру комитетын җитәкләгән РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин катнашачак.