ТР Президентына Болгардагы мәчет комплексы проекты презентацияләнде

Эскизларны эшләүдән алып бу проектны әзерләүгә 2 ай ярым вакыт киткән

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Кремльдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Болгардагы мәчет комплексы дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы проекты презентацияләнде. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Премьер-министр урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президенты ярдәмчесе, “ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрнең яңарыш республика фонды” Башкаручы директоры Татьяна Ларионова, проектның авторлары - архитектор Сергей Шәкүров һәм рәссам Фиринат Халиков, комплекслы проектның генераль координаторы Адел Хөснетдинов һ.б. катнашты.
Презентациягә кадәр проект авторларының берсе – архитектор Сергей Шәкүров хәбәрчебез белән булган әңгәмәдә белдергәнчә, эскизларны эшләүдән алып бу проектны әзерләүгә 2 ай ярым вакыт киткән. “Башта ук мәчетне җыйнак кына, шул ук вакытта уңайлы, матур итү, аңа тантаналы төсмер бирү бурычы куелган иде. Шуларны бергә туплап бирү иң кыены булды”, - ди ул.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев презентация барышында билгеләп узганча, Сергей Шәкүров Кол Шәриф мәчете авторларының берсе булганга, бу мәчет проекты тәүге вариантында Кол Шәрифне хәтерләткән. “Беренче фикер алышулар вакытында мәчет гөмбәзләрен үзгәртергә кушылды. Проектны эшләү барышында республикадагы башка мәчетләр манаралары өйрәнелде”, - ди Минтимер Шәймиев.
Проект нигезендә, Болгардагы мәчет комплексы мәчет бинасыннан тыш, мәдрәсәне һәм шәйхел ислам (яки мөфти) рәсми очрашулар уздыру өчен каралган резиденцияне берләштерә.Мәдрәсә үз чиратында, уку сыйныфларыннан, шәкертләр өчен тулай торактан тора. Биналарның гомуми мәйданы 1671,1 кв. метр. Мәдрәсә 485,5 кв. метр, мәчет 700,1 кв метр, резиденция 485,5 кв. метр мәйданны биләп торачак. Парк зонасы мәйданы 4100 кв. метр булыр дип уйланылган. Территориянең ландшафтын хәл иткәндә дә комплекслы якын килү каралган.
Сергей Шәкүров белдерүенчә, гыйбадәт кылу өчен мәчетнең эчендә һәм ишек алдында мөмкинлекләр каралган. 3 катлы мәчет бинасының гыйбадәтләр залы 200 кв. метр мәйдан биләячәк. 150 кешегә исәпләнгән зал, иң күбе 200 кешене сыйдырачак. Ә бирегә сыймаучылар өчен ишек алдында каралган гыйбадәт өчен ачык мәйдан -2 мең кв. метрга якын.
Болгардагы бу мәчет комплексын Икмәк музее белән Көньяк капка аралыгында сафка бастыру ниятләнә. Президент Рөстәм Миңнехановны комплекс территориясен киңәйтү мөмкинлеге кызыксындырды. Сергей Шәкүров аңлатканча, проектны эшләгәндә, территорияне киңәйтү мөмкинлеге дә күздә тотылган.
Мәчет, мәдрәсә биналарын ялтыратылмаган мәрмәр белән тышлау хакында килешенде. Аның бары төсмерләре генә беркадәр аерылачак. Эчке ягын, кеше йөри торган урыннарны гранит белән бизәкләү мөмкинлеге карала. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу материал зуррак чыгымнар таләп итүгә карамастан, бизәкләүдә озакка чыдамлы материал куллану бик мөһим. Президент комплекс проекты белән танышып чыкканнан соң, аңа югары бәя бирде һәм аны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде. Проект авторлары соңыннан хәбәр итүенчә, аңа тиздән старт биреләчәк.