Рөстәм Миңнеханов: "Без киләчәктә дә ил күләмендә «КАМАЗ» мәнфәгатьләрен кайгыртачакбыз"

Татарстан лидеры Чаллыда «КАМАЗ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»).  Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты.

Чара «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта узды. Җыелышта шулай ук «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үткән ел республика өчен дә, «КАМАЗ» өчен дә киеренке булды. Россиядә йөк автомобильләре базары өчтән бергә кимеде. Әмма «Ростех» дәүләт корпорациясе һәм предприятиенең Директорлар советы тырышлыгы белән «КАМАЗ»га базарда катнашучыларның барысыннан да яхшырак итеп бу хәлләрдә эш итәргә мөмкин булды: 38,8 мең автомобиль сатылды, табыш 104,4 млрд. сум тәшкил итте Бу шартларда төп бурычларның берсе – экспорт потенциалын үстерү, дип саный Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы. Компаниянең Төньяк Африкадагы өлешен, беренче чиратта Мисырда, Латин Америкасында, БДБ илләрендә, шул исәптән шул дәүләтләрнең оборона ведомстволары линиясе буенча арттырырга кирәк.

Бу авыр шартларда федераль үзәк зур ярдәм күрсәтә, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе 15 елга планлаштырылган 35 млрд сумлык дәүләт гарантияләре бирү турындагы махсус карарны имзалады. Ул искәрткәнчә, республикада дәүләт ярдәме буенча берничә программа гамәлгә ашырыла. Бу – утильләштерү программасы, газ-мотор техникасын субсидияләү программасы, шулай ук газ-мотор техникасына ташламалы лизинг буенча республиканың үз программасы.

Якын киләчәктә республика транспорты җәмәгать секторында, авыл хуҗалыгында һәм ТКХда газ ягулыгына күчереләчәк. «КАМАЗ» да бу юнәлешне үстерүгә зур көч куя. «Газпром» ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер сәфәре кысаларында яңа производство ачылды, «Газпром» ААҖ белән тиешле килешү имзаланды.

Республика базарында киеренкелекне киметү максатларында тиешле республика программасы гамәлгә ашырыла, диде Татарстан лидеры. Аның акчаларының 89 проценты автогигант хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелә. Вакытлыча эш белән тәэмин итү буенча 9,5 мең эш урыны булдырылды, аларга 23 мең кеше урнаштырылды. «Заводның профессиональ коллективын саклап калу һәрвакыт безнең өчен өстенлекле бурыч булды», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Без Оборона министрлыгына дәүләт оборона заказын даими финанслауны тәэмин иткән өчен рәхмәтле. Ышанам ки, без киләчәктә дә ил күләмендә «КАМАЗ» мәнфәгатьләрен кайгыртачакбыз һәм бөтендөнья базарларына чыгарачакбыз», - дип өстәде ул.  

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы казанышларын аерым билгеләп үтте. «Ярышлар тарихында бер генә команда да бу казанышны кабатлый алмады. Бу илебез һәм республикабыз өчен бик мөһим», - дип белдерде ул.

Сергей Когогин сүзләренчә, 2014 елда «КАМАЗ» эшчәнлегенә ике фактор йогынты ясады. Беренчесе – җитештерүне модернизацияләү проектын гамәлгә ашыру. Икенчесе – тышкы һәм эчке проблемалардан килеп чыккан илдәге икътисади вәзгыять.  

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.