Югары тизлекле Мәскәү-Казан магистрале ил икътисадына көчле импульс бирәчәк – Мөхәммәтшин

Дәүләт Думасында парламент тыңлауларында Россиядә югары тизлекле тимер юл элемтәсе үсеше перспективалары турында сөйләштеләр

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Кичә РФ Дәүләт Думасында парламент тыңлауларында Россиядә югары тизлекле тимер юл элемтәсе үсеше перспективалары, шул исәптән, Мәскәү-Казан магистрале төзелеше турында сөйләштеләр. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

“Югары тизлекле һәм тизлекле тимер юл элемтәсе челтәрен булдыру – Россия икътисады үсешенең төп элементы”, - парламент тыңлаулары исеменә әлеге тезис чыгарылган. Чараны РФ ФҖ Дәүләт Думасы Рәисенең беренчсе урынбасары Александр Жуков уздырды. Парламент тыңлауларында “РЖД” ААҖ президенты Владимир Якунин, РФ Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, РФ Хөкүмәте вәкилләре, сенаторлар, Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Думасының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Россия төбәкләренең хакимият органнары вәкилләре катнашты.

Тыңлауларны ачып, Александр Жуков искәрткәнчә, берничә көн элек Россия Президенты Владимир Путин Санкт-Петербургтагы икътисад форумында дәүләт милек фондындагы акчаларны зур инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен файдалануның максатчанлыгы турында фикер әйтте. Исемлектә 3 проект аталды, икесе тимер юллар белән бәйле. Бу – Мәскәү – Казан маршруты буенча югары тизлекле хәрәкәт булдыру, шулай ук Мәскәү тирәли тимер юл салу. Әлеге проектларга бюджеттан 450 млрд. сум акча бүлеп бирү планлаштырыла, дип хәбәр итә “Парламентская газета”.

Беренче вице-спикер сүзләренчә, дөнья тәҗрибәсе югары тизлекле тимер юлларның транспорт уңайлылыгын яхшыртуын гына түгел, ә икътисадны модернизацияләүгә өлеш кертүен дә күрсәтә. Бүген югары тизлекле магистраль – яңа технологияләр һәм эш урыннары. “Бу эчке тулай продуктның өстәмә үсеш темпларына өлеш кертү”, - дип ассызыклады ул.

Александр Жуков фикеренчә, проектларны тормышка ашыру өчен, илнең фәнни-техник потенциалын мобильләштерү, законнар җыелмасын, бигрәк тә шәхси-дәүләт партнерлыгы өлкәсендә яхшырту кирәк була.

Парламент тыңлауларында төп доклад белән “РЖД” ААҖ президенты Владимир Якунин чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, Россия бюджеты тарафыннан югары тизлекле тимер юллар булдыруга салынган акчалар 15 елдан кайтарыла башлаячак. Мәскәүдән Казанга кадәр 803 километр участок пилот, дип исәпләнелә. “РЖД” аны проектлауга акчаларны бюджетка инде 2013 нче елда салырга тәкъдим итә, ә төзелешенә - Россия бюджетыннан 2014 нче елдан карарга кирәк. Төзелеш бәясе 928 млрд. сум, дип исәпләнгән. “РЖД” тәкъдим иткәнчә, төзелеш этабында дәүләт инвестицияләре 371 млрд. сум булырга тиеш, эксплуатация этабында дәүләт субсидиясе - 179 млрд. сум, шәхси инвестицияләр - 288 млрд. сум, Милли милек фонды һәм Пенсия фонды акчалары - 278 млрд. сум, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.

Казанга кадәр линия 4-4,5 ел эчендә, 2018 нче елга, безнең илдә уздырылачак футбол буенча дөнья чемпионатына төзелергә тиеш, дип саныйлар “РЖД” ААҖдә. Шундый фикерне парламент тыңлаулары барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге зур проектны тормышка ашыру ил икътисады үсешенә көчле мультипликатив импульс бирә, Идел-Урал төбәгендәге кешелек һәм производство потенциалын куллануны яңа дәрәҗәгә чыгара ала.

Тизлекле тимер юл магистрале шул ук вакытта Кама сәнәгать челтәре инфраструктурасының мөһим өлешенә әйләнергә тиеш, дип саный ТР Дәүләт Советы Рәисе. Ул искәртеп узганча, Кама сәнәгать кластерына Татарстанның нефть, газ эшкәртү һәм нефть химиясе, автомобиль төзелеше буенча зур предприятиеләре керә. 2020 нче елга Кама артының тулай территориаль продукты 1,1 трлн.сум, җибәрелгән продукция күләме 2 трлн.сум, төп капиталга инвестицияләр 600 млрд.сум була, дип әйтте ТР парламенты башлыгы.

“Безнең әлеге масштаблы инфраструктура проектын футбол буенча дөнья чемпионатына һәм Екатеринбургтагы ЭКСПО-2020 - Бөтендөнья универсаль күргәзмәсенә тормышка ашыру мөмкинлеге бар, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Парламент тыңлауларының уңай карары зур сәяси әһәмияткә, ә иң мөһиме – бөтен ил масштабында зур икътисади һәм социаль эффектка, ия булыр, дип саныйм. Бүгенге утырышта катнашучыларның безнең инициативаны хуплауларына бик өметләнәбез”.

Дәүләт Думасының транспорт буенча комитеты башлыгы Евгений Москвичев тыңлауларга нәтиҗә ясап, парламентарийлар язгы сессия тәмамланганчы, әлеге темага һичшиксез әйләнеп кайтачаклар һәм аны махсус булдырылган эш төркеме форматында җентекләп караячаклар, дип билгеләде.

Парламент тыңлаулары тәмамлангач, ТР Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре когрессының Актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Әнкарага китте. Ул Төркия башкаласында Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре когрессының Актуаль мәсьәләләр буенча комитетының күчмә утырышн уздырачак, шулай ук Европада мәдәни күптөрлелекне үстерү буенча Халыкара конференциядә катнашачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.