Рөстәм Миңнеханов «Танеко» комплексында өч яңа производствоны эшләтеп җибәрде

Инвестицияләрнең гомуми күләме 31 млрд сумнан артык, җиһазлар һәм материалларның 95 проценты Россиядә җитештерелгән.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Бүген «Татнефть» ГАҖ Түбән Камада «Танеко» комплексында водород һәм каталитик крекинг җитештерү, шулай ук майлау материаллары җитештерү өчен яңа җайланмаларны эшләтеп җибәрде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Без бирегә килгән саен шундый мөһим вакыйгалар була. Менә бүген инвестицияләрнең гомуми күләме 31 млрд сумнан артык булган өч җайланманы эшләтеп җибәрәбез. Бу — „Танеко“ комплексы икътисадын шактый яхшыртачак зур инвестиция проектлары», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов беренче җайланмаларның 2010 елда ачылуын искәртте. «Ул вакыттан бирле бик күп эшләнде. Бүген “Танеко” - дөнья дәрәҗәсендәге заманча завод», - дип искәртте ул.

«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов компания «чираттагы үренә — хезмәт җиңүенә» килде, дип өстәде. «Болар барысы да киләчәккә ышаныч тудыра, безнең компаниянең һәм тулаем илнең тотрыклылыгын арттырырга ярдәм итә. Алда безнең әле хезмәт җиңүләре күп», - дип белдерде ул.

«Танеко» АҖ генераль директоры Илшат Сәлахов журналистларга яңа җайланмаларның рекордлы кыска вакыт эчендә — өч ел эчендә эшләтеп җибәрелүе турында сөйләде. Ул җиһазлар һәм материалларның 95 проценты Россиядә җитештерелгәнлеген искәртте.