Миңнеханов эшкуарлар турында: Алар үзләрен куркыныч астына куя һәм бу хөрмәткә лаек

Татарстан Президенты эшкуарларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм аларның илне алга этәрүче актив җәмгыять үзәге булуын билгеләп үтте.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Эшмәкәрләр икътисад һәм җәмгыять үсешенең алга китеш үзәге булып тора, аларның рискка барып булса да проектларын тормышка ашырырга омтылулары зур хөрмәткә лаек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия эшкуарлары көненә багышланган республика эшмәкәрләре белән очрашуда әйтте.

Татарстан Президенты эшкуарларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм аларның илне алга этәрүче актив җәмгыять үзәге булуын билгеләп үтте. 

«Бу-үз-үзен тәэмин итәргә һәм уңышлы булырга омтылучы кешеләр. Алар куркынычлыкны үз өстенә ала һәм кемнеңдер алар өчен эшләгәнен көтми», - дип искәртте ул.

Ул еш кына бизнесны үстерү өчен җитәрлек капиталы булмаган яшьләрнең эшкуарлар булып җитешүен әйтте. Һәм монда әлеге өлкәне җайга салуны гадиләштерү һәм ярдәм итү буенча киң мөмкинлекләре булган дәүләт ярдәмгә килергә тиешлеген искәртеп узды.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов эшкуарлык җәмәгатьчелегенең төп үзенчәлеге - новаторлык проектларын гамәлгә ашыруга омтылыш, нигездә, тәвәккәллек белән бәйле, дип искәртте. Нәкъ менә шундый амбициоз һәм тәвәккәл гамәлләр ахыр чиктә икътисадны уңышлы итәргә мөмкинлек бирә. Мисал итеп, республика җитәкчесе «Танеко» заводы проектын китерде.