Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин илдә Covid-19 таралуның югары ноктасы узганлыгын әйтте
Россия Президенты Җиңү парадын — 24 июньдә, «Үлемсез полк» маршын 26 июльдә үткәрергә кушты.
(Казан, 26 май, Татар-информ», Вероника Ваганова). Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе таралуның иң югары ноктасы узды дип санарга мөмкин. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы башлыгы белән узган эшлекле киңәшмәдә дәүләт башлыгы Владимир Путин хәбәр итте.
Ул Россия Кораллы көчләре шәхси составының профессиональ эшләвен билгеләп үтте һәм министрлык белгечләренә чит ил дәүләтләренә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
«Без хәзер алардан — кайберләреннән — ярдәм итү турында тәкъдимнәр алабыз. Дөрес, бездә инде, белгечләр фикеренчә, авыруның иң югары ноктасы үткән дип санала», — диде ул.
Владимир Путин Җиңү парадын — 24 июньдә, «Үлемсез полк» маршын 26 июльдә үткәрергә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз