Рөстәм Миңнеханов Казанда Тина Канделаки белән очрашты

Телетапшырулар алып баручы белән төшкән фотосурәтне республика лидеры социаль челтәрләрдәге үз битендә урнаштырган.
(Казан, 26 май, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 25 майда, Татарстан башкаласында “Матч ТВ” телеканалы генераль продюсеры Тина Канделаки белән очрашты.Телетапшырулар алып баручы белән төшкән фотосурәтне республика лидеры Instagram,Twitter һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрдәге үз битендә урнаштырган.Искәртеп үтик, кичә Канделаки лекция белән КФУ (Идел буе) студентлары алдында чыгыш ясады.