^Татарстан Президенты Санкт-Петербургта Шәһәр көнен бәйрәм итүдә катнашачак

^Татарстан Президенты Санкт-Петербургта Шәһәр көнен бәйрәм итүдә катнашачак

(Санкт-Петербург, 26 май, “Татар-информ”). Бүген кич Санкт-Петербург Татарстан Президентын каршы ала – 27 майда Минтимер Шәймиев Шәһәр көненә багышланган тантаналы чараларда катнашачак.

Татарстан Илбашының Нева ярындагы шәһәргә сәфәр программасының төп вакыйгалары Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко белән әңгәмә һәм Петропавел крепостенә бару булачак, төш вакытында андагы Нарышкин бастионыннан, Казанга нигез салынуының 1000 еллыгына багышлап, тантаналы рәвештә 122 миллиметрлы коралдан ату башкарылачак. Шулай итеп Санкт-Петербург юбилей бәйрәмнәре эстафетасын Татарстан башкаласына тапшыра. Минтимер Шәймиев шулай ук Ватан-Ана монументына, Пискаревский зиратында Ленинградны саклап һәлак булган татарстанлыларның истәлек плитәсенә һәм Санкт-Петербургка нигез салучы Петр I каберенә чәчәкләр куячак.

Исегезгә төшерәбез, 2003 елдан Казан һәм Санкт-Петербург хакимиятләре арасында “Казанның 1000 еллыгы һәм Санкт-Петербургның 300 еллыгы белән бәйле уртак чараларны үткәрү турында”гы килешү гамәлдә. Берничә көн элек төньяк башкалада әлеге килешүне гамәлләштерү мәсьәләләре хакында Казан мэры Камил Исхаков һәм Санкт-Петербургның вице-мэры Александр Вахмистров фикер алышты. Документ нигезендә, Казанда, аерым алганда, Петербург урамы пәйда булды, бүген анда төзекләндерү һәм бизәкләү эшләре бара. Невадагы каланың Татарстан башкаласының 1000 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә мәдәни-концерт һәм спорт программаларында да актив катнашуы көтелә. Казанда, мәсәлән, Петербург театрлары артистларын (шул исәптән Мариин) һәм эстрада башкаручыларын көтәләр, Казан Кремле территориясендә Эрмитаж үзәге ачу ниятләнә, Петербург белгечләре Казанның бер чиркәвен яктырту эшләрен башкарачак. Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү чаралары Невадагы калада да узачак. Аерым алганда, Санкт-Петербургта Габдулла Тукай бюсты куелачак, Манежда Петербург һәм Татарстан рәссамнары катнашында күргәзмә үткәреләчәк. Санкт-Петербург бюджетыннан “Ике шәһәр – ике язмыш” китабын бастыру өчен миллион сум бүлеп бирелгән. Ике шәһәрнең спорт комитетлары арасында августта “Санкт-Петербург - Казан” җиңел атлетика йөгерешен үткәрү турында килешенгән, футбол сөючеләр “Рубин” һәм “Зенит” командалары ветераннары арасында иптәшләр очрашуын карый алачак.