Рөстәм Миңнеханов «Әкият» курчак театрына күбрәк балаларга өстенлек бирергә кушты

Театрның сәнгать җитәкчесе олылар өчен дә спектакльләр чыгару эшчәнлеге турында сөйләде.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Әкият» татар дәүләт курчак театры күбрәк балаларга өстенлек бирергә тиешлеген әйтте. 

Театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Кырлайда Габдулла Тукай мемориаль музеенда иҗат зыялылары белән очрашуда репертуар киңәюе турында сөйләде. «Безнең хыял — театр балалар өчен генә дигән стереотипны бетерү, шуны җимермәкче булабыз», — диде. 

Аның сүзләренчә, дөньяда курчак театры зурлар өчен дә, кечкенәләр өчен дә эшли. «Тулысынча Әлфия апаның тормыш юлын чагылдыра торган спектакль бар. Кемнәр карады, бик канәгать булып киттеләр. „Әлдермештән Әлмәндәр“ не куйдык. Бу пьеса өлкән тамашачыны театрга җәлеп итә», — диде.

Илгиз Зәйниев, шулай ук, «Шүрәле» балеты музыкасына яңа фэнтези спектакль, сугыш ветераннарына багышланган русча «Самовар» спектакле чыгарганнарын, шәрыкъ әдәбияты үрнәкләре буенча суфичылык нигезендә яңа спектакль куелганын әйтте.

«Быел 25 июньдә Галимҗан Ибраһимовның „Адәмнәр“ спектакле дөнья күрәчәк. Быел 11 премьера булачак. Театрның амбицияләре зур, без моны хыял түгел, план дип кабул итәбез», — дип белдерде Илгиз Зәйниев. 

«Сез балаларны оныта күрмәгез. Сезнең фокус балалар театры», — диде Рөстәм Миңнеханов. «Өлкәннәр өчен чыккан спектакльләр балалар спектакльләренә хилафлык китерми. Кичләрен сәхнә барыбер буш тора», — дип җавап бирде Илгиз Зәйниев.